ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Архангельск өлкәсенә килде
Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Архангельск өлкәсенә килде

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Архангельск өлкәсенә килде

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Архангельск өлкәсенә килде. Аны Архангельск өлкәсе төбәк татар милли-мәдәни мохтарияты җитәкчесе Рим Кәлимуллин  каршы алды. Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы биредә яшәүче милләттәшләребез белән очрашты.

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев  җитәкчелегендәге делегация составында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев, Төньяк-көнбатыш федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре дә бар. Алар  Архангельски шәһәре  башлыгы Дмитрий Морев белән эшлекле очрашуда катнашты. Очрашу барышында  төбәкара хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре, шулай ук милләтара татулыкны ныгытуда иҗтимагый оешмаларның роле турында фикер алыштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*