Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразиев Балтач районына килде
Васил Габтелгаяз улы Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин озатуында “Балтач нуры” мәчетендә булды. Биредә мәчетнең имамы һәм мәхәллә җитәкчесе Илгиз хәзрәт белән очрашып иман йортындагы эшчәнлек, дини һәм тәрбияви белем бирү белән танышты.
Мәчеттә бер төркем хатын-кызлар махсус хәрби операциядәге егетләр өчен әзерләп җибәрелүче ашларга токмач кисәләр, хуш исле үләннәрдән чәйләр әзерлиләр. Биредә шулай ук мохтаҗларга киемнәр җыеп тапшыру белән дә шөгыльләнәләр. Җитәкчелек мәхәлләнең һәм иман йортының әлеге юнәлештәге эшчәнлекләрен дә хуплады, игелекле эшләргә алынган райондашларыбызга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.





