Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Казахстанга бара. Анда яшәүче милләттәшләребез белән очрашачак. Татар иҗтимагый оешмалар активистларын бүләкләячәк.
Сәфәр барышында Васил Габтелгаяз улы Алматы шәһәрендә “Идел” татар-башкорт иҗтимагый-мәдәни үзәге эшчәнлеге белән танышачак. Ул Петропавловск шәһәрендәге «Дин-Мөхәмәд» мәчетендә дә булыр дип көтелә.
Шулай ук Милли Шура рәисе биредә оештырылачак милли бәйрәмне – Сабантуйны үткәрү урынын да караячак.