Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев бүген эшлекле сәфәр белән Казахстан Республикасында.
Иртән Алматы шәһәре халыкара аэропортына төшкән Татарстан кунакларын “Идел” татар-башкорт иҗтимагый-мәдәни үзәге җитәкчесе Рәшид Гыйзәтуллин каршы алды.
Эшлекле сәфәр кысаларында беренче очрашу Алматы шәһәренең “Идел” татар-башкорт иҗтимагый-мәдәни үзәгендә булды. Делегация үзәкнең эшчәнлеге белән танышты. Бу ватандашларыбыз белән элемтәләрне ныгыту һәм чит илләрдә татар мәдәниятен саклау өчен мөһим адым.



