ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Мәскәүдәге эш сәфәрен дәвам итә
Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Мәскәүдәге эш сәфәрен дәвам итә

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Мәскәүдәге эш сәфәрен дәвам итә

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Мәскәүдәге эш сәфәрен дәвам итә. Биредә ул Үзәк федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре белән очрашу уздырды.

Җыелыш  изге Коръән сурәләрен уку һәм дога кылудан башланды. Анда Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиленең халыкара һәм иктисадый элемтәләрне координацияләү буенча урынбасары Фәннүр Гарифуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев катнашты.

Очрашуның модераторы Мәскәү шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Фәрит Фарисов булып, ул әлеге очрашуның башкалада үтүенә горурлык хисе кичерүен белдерде. “Без башка милләтләр белән кулга-кул тотынышып, ярдәмләшеп, аралашып яшибез һәм  шул ук вакытта үз телебезне, динебезне, мәдәниятебезне сакларга һәм үстерергә тырышабыз”, – диде ул.

Киңәшмә барышында Васил Шәйхразыев округтагы татар оешмаларының эшчәнлегенә югары бәя бирде. Җыелыш барышында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының 2025 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды һәм 2026 елга эш планнары билгеләнде.

Җыелышта Мәскәү, Иваново, Калуга, Рязань, Тверь, Ярославль өлкәсе татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләренең дә чыгышлары тыңланды.

Милләт алдындагы хезмәтләре өчен, татар телен, мәдәниятен үстерүгә, гореф-гадәтләрен саклап калуга өлеш кертүче активистларга Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бу очрашу — Бөтендөнья татар конгрессының төбәк оешмалар белән нәтиҗәле эшчәнлекне күрсәтүче мөһим вакыйга. Үзәк федераль округта татарлар күпләп яши, шуңа күрә милләтара татулык һәм телне саклау мәсьәләләре бик актуаль.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*