Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Росаккредитация җитәкчесе Дмитрий Валерьевич Вольвач белән очрашты.
Очрашу барышында Татарстан Диния нәзарәтенең Хәләл комитетын аккредитацияләү мәсьәләләре, шулай ук республикада хәләл продукция җитештерү өлкәсенең үсеше турында фикер алышынды.
Шулай ук 2026 елда узачак Казан форумында Бөтендөнья татар конгрессының хәләл продукциягә багышланган аерым секция эшендә актив катнашуы мәсьәләсе күтәрелде.