Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Саратов өлкәсенә бара.
Васил Габтелгаяз улын Саратов өлкәсе татар мәдәни автономиясе башкарма комитеты рәисе Мөхәммәд Мадьяров каршы алачак. Эш сәфәре кысаларында биредәге 154 нче «Чишмә» татар милли балалар бакчасын, Советлар Союзы Герое Г.Г.Рамаев исемендәге татар милли гимназиясен карау күзаллана. Җәмигъ мәчетендә дә булачак.
Җәмәгать эшлеклесе, меценат, Милли Совет әгъзасы Ганиев Эдуард Әнвәр улы каберенә бару планлаштырыла. Кичен татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән ифтар мәҗлесендә катнашуы көтелә.