tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Татар ишегалдын карады
Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Татар ишегалдын карады

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Татар ишегалдын карады

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсендә. Биредә ул Татар ишегалдын карады.

Татар ишегалды Иртыш елгасы ярында “Яшел утрау” мәдәният һәм ял паркында урнашкан. “Яшел утрау” территориясе тематик локацияләргә бүленгән.

“Татар ишегалды” Сабантуй бәйрәме алдыннан төзелгән иде. Ул тамашачыларны татарларның көнкүреше белән таныштыра. Биредә татар йорты, музей, беседкалар, мәчет, кое һ.б. урнашкан. Татар ишегалдында кунакларны каршы алдылар. Алар өчен Татар кухнясының камыр ризыкларын һәм эчемлекләрен дегустацияләү мөмкинлеге дә булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*