tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе ветераннар белән очрашты
Милли Шура рәисе ветераннар белән очрашты

Милли Шура рәисе ветераннар белән очрашты

Бүген, 2024 елга йомгак ясап,  Бөтендөнья татар конгрессында Татарстан вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе  Васил Шәйхразыев  татар халкының зыялы уллары, кызлары – хезмәт ветераннары белән очрашты. Очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Данис Шакиров та катнашты.

Ветераннар  арасында Бөтендөнья татар конгрессының беренче рәисе,  тарих фәннәре докторы, академик Индус Таһиров, Бөтендөнья татар конгрессының икенче рәисе, тарих фәннәре докторы Ринат Закиров,  “Ак калфак” татар хатын-кызларының беренче җитәкчесе, язучы, журналист Роза Туфитулова, танылган язучылар Равил Фәйзуллин, Ренат Харис, галимнәр Энгель Таһиров, Тәкъминә Биктимерова, Хатыйп Миңнегулов һәм башка мөхтәрәм шәхесләребез бар иде.

Бәйрәм табынына җыелган кунаклар хатирәләр белән уртаклаштылар, үзләрен борчыган мәсьәләләрне күтәрделәр. Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан 2024 елда башкарылган эшләр турында сөйләде, барысына да халкыбызга хезмәтләре өчен, киләсе яңа еллар белән котлап, сәламәтлек, бәхетле гомерләр теләде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*