Якутия башлыгы Айсен Николаев Татарстан Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев белән төбәкара хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Очрашуда сүз агымдагы елның 13-14 июнендә Якутскида уздырыла торган федераль Сабантуйга әзерлек турында барды.
Исегезгә төшерәбез, Якутия башлыгы «Туган Як» татар мәдәни үзәгенең федераль Сабантуен Якутскида уздыру турындагы инициативасын хуплады, ул Айсен Николаевның республиканың 100 еллыгы уңаеннан милли-мәдәни берләшмәләр, казаклар һәм конфессияләр җитәкчеләре белән очрашуында яңгырады.
Сабантуй кысаларында бай эшлекле, мәдәни һәм спорт программалары каралган. Айсен Николаев чараларны Якутск шәһәре мәйданчыкларында уздыру тәкъдимен хуплады һәм уртак тырышлык белән Федераль Сабантуйның югары дәрәҗәдә уздырылачагына ышаныч белдерде. Васил Шәйхразыев билгеләп үткәнчә, Сабантуй Якутиянең барлык халкы һәм кунаклары өчен үткәрелә һәм аларның һәркайсы милли уеннарда, ярышларда катнаша ала. Татарстанда Якутия көннәре кысаларында 2021 елның июнендә Саха (Якутия) Республикасы башлыгы Айсен Николаев һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төбәкләр хөкүмәтләре арасында икътисадый, мәдәни, социаль һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.