tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Милли тормыш һәм дин» татар дин әһелләре XV Бөтенроссия форумы кысаларында узачак дискуссион мәйданчыкларга әзерлек буенча оештыру утырышы узды
«Милли тормыш һәм дин» татар дин әһелләре XV Бөтенроссия форумы кысаларында узачак дискуссион мәйданчыкларга әзерлек буенча оештыру утырышы узды

«Милли тормыш һәм дин» татар дин әһелләре XV Бөтенроссия форумы кысаларында узачак дискуссион мәйданчыкларга әзерлек буенча оештыру утырышы узды

2025 елның 16-18 май көннәрендә Казанда һәм Болгарда «Милли тормыш һәм дин» татар дин әһелләре XV Бөтенроссия форумы узачак. Форум кысаларында тематик дискуссион мәйданчыкларда фикер алышулар планлаштырылган. Мәйданчыкларда рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау, Ислам мәгарифен үстерү һәм милли үзенчәлекне ныгытуда диннең роле турында фикер алышачаклар.

Бүген, 7 май көнне, форум мәйданчыкларына әзерлек буенча оештыру утырышы узды. Аны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров алып барды. Утырышта Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин, шулай ук онлайн форматта Россия төбәкләреннән вәкилләр катнашты.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*