tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Милли тормыш һәм дин» татар дин әһелләре XV Бөтенроссия форумының икенче көне башланды
«Милли тормыш һәм дин» татар дин әһелләре XV Бөтенроссия форумының икенче көне башланды

«Милли тормыш һәм дин» татар дин әһелләре XV Бөтенроссия форумының икенче көне башланды

Кичә Казанда «Милли тормыш һәм дин» татар дин әһелләре XV Бөтенроссия форумы башланды. Форум, гадәттәгечә, Россиянең барлык почмакларыннан имамнарны, ислам галимнәрен, дин әһелләрен, җәмәгать эшлеклеләрен һәм экспертларны берләштерә.

Чарада Россия Федерациясенең 74 төбәгеннән 1049 делегат катнаша. Бу Россиядә мөселман руханиларының бердәмлекне ныгытуга, тәҗрибә уртаклашуга һәм күпмилләтле илдә ислам тормышының актуаль мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән Форум.

Бүген «Kazan Expo» халыкара күргәзмә үзәгендә (Выставочная ур., 1) Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Форумның пленар утырышы узачак. Пленар өлештән соң тематик дискуссон мәйданчыклар эшли башлый. Мәйданчыкларда рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау, Ислам мәгарифен үстерү һәм милли үзенчәлекне ныгытуда диннең роле турында фикер алышачаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*