Баш бит / Яңалыклар / «Милли тормыш һәм дин» VII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы: «Татарларда дини белем бирү системасы: үткәне һәм киләчәге» секциясе
«Милли тормыш һәм дин» VII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы: «Татарларда дини белем бирү системасы: үткәне һәм киләчәге» секциясе
Бүген «Милли тормыш һәм дин» VII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы башланып китте. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында форум кысаларында «Татарларда дини белем бирү системасы: үткәне һәм киләчәге» дип исемләнгән секция утырышы узды.
Секцияне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев һәм Россия Ислам институты ректоры, БТК каршында Дини оешмаларның эшчәнлеген координацияләү Советы рәисе Рәфыйкъ Мөхәммәтшин алып бардылар.