Актаныш районының Качкын авылына тукталуыбызның ике сәбәбе бар. Аның берсе танылган галим, бакчачы Фарсель Зыятдиновның туган авылын күрү булса, икенчесе – шушы авылның иң милли йорт капкасы хуҗасы Рамил Гәрәев белән танышу.
“Иң милли йорт капкасы” – Актаныш районының “Олы җыен” фестивале кысасында үткәрелгән бәйге номинациясе ул. Анда Усы авыл җирлегеннән Рамил Гәрәевләр капкасы җиңүенә гаҗәпләнерлек түгел анысы. Тикмәгә генә район башлыгы Энгель Фәттахов, эшмәкәрнең ихатасына килеп, эшләре белән танышмаган, нинди ярдәм кирәк, дип белешмәгән бит инде. Кулыннан эш килгән кешеләрне хөрмәт итә беләләр биредә.
Рамил тимердән сәнгать әсәре дәрәҗәсендәге капкалар ясый. Эше киңәя башлагач, апасы да ярдәм итәргә алына. “3-4 көнгә бер капка ясыйбыз. Бәясе 40 мең сумнан башлана”, – ди эшмәкәр. Үз эшенең тәмен, ямен белгән кешеләр белән очрашкач, үзеннән-үзе, бу сәләт кайдан килә, дип кызыксынасың. Рамил исә тимер эшен бабасыннан килә дип саный. Мәктәптә бик үк яхшы укымаса да, рәсемне әйбәт ясавын өстәп куя. Эше тау кадәр булса да, сүзгә бик саран үзе. Шунысы кызык: үзенең өч баласы да рәсем ясарга оста. Кызы Рамилә быел Актаныш сәләтле балалар гимназиясенең 6 нчы сыйныфын тәмамлаган. Казанда татар теле олимпиадасында призер булган.
Бу ихатада күзгә ташланган тагын бер күренеш – аның чәчәкләргә күмелеп утыруы. Җимеш агачларының да нинди генә төрләрен үстермиләр. “Бу мәхәббәт кайдан?” – дигәч, радиога ымлады хуҗа. Баксаң, һәр якшәмбе авылдашлары Фарсель Зыятдиновның бакчачы киңәшләрен тыңлыйлар икән. Фарсель абый да бу эшчән гаиләне белә булып чыкты. Без галимнән авылның килеп чыгышы турында белештек.
– Патша Россиясе вакытында авылның бер өлеше – башкорт очы, икенче өлеше – татарлар, өченчесе катнашларныкы дип бүленгән булган. Өченче өлешнең төгәл атамасы да бар иде, анысы хәтердә калмаган. Хәтта шушы өлешләрнең чикләре дә булган. Миңа бу турыда бабай сөйләгән иде. Кайсы йортлар кергәнне дә әйткән иде. Югары очта, зират янында, мәсәлән, типтәрләр яшәгән. Күрәсең, күчеп утырган булганнардыр. Илеш, Бакалы районнары күршедә генә бит.
Халкы нигездә игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә. Авылның атамасына килгәндә, борынгы язмалардан күренгәнчә, Баҗана елгасының теге ягындагы тау битләрендә үскән урманга берничә кеше килеп, агач кисеп, урын әзерләп йорт салган. Боларны күргән кешеләр, качып килүчеләр төпләнә, дип сөйләгәннәр. Шушы сүз тора-бара авылның атамасына әйләнгән. Бик матур урында урнашкан Качкын, халкы тырыш, тату. “Качкынга” дигән шигыремдә туган авылга карата бөтен хисләрем чагыла. Авылга элек еш кайта идем, хәзер сирәгәйде шул… – ди галим.
Авылны ярату, аны яшәтергә омтылу Рамил Гәрәевтә дә бар. “Глава” янә нинди ярдәм кирәк, дисә, нәрсә сорар идегез?” – дип сорадым озатырга чыккан хуҗадан. Оста җавабында һич кенә дә үзен кайгыртмады, авылның чүп үләннәр басып киткән буш урыннары өчен борчылуын сиздерде. “Бик матур урыннар бар Качкында. Шуларны чистартып, халыкка ял итәр өчен парклар ясар идем”, – дип җавап бирде.
Гөлинә Гыймадова