tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мин бәхетле гаиләм белән”
“Мин бәхетле гаиләм белән”

“Мин бәхетле гаиләм белән”

Әлеге чараның нәкъ менә шушы көнгә куелуы юкка гына түгел. Беренчедән, 2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде, икенчедән, 8 июль илебез күләмендә Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Ә шәһәребездә исә, гаиләләр ныклыгына кагылышлы зур вакыйга – “Мин бәхетле гаиләм белән” дип исемләнгән бәйгенең җиңүчеләрен барлау, хөрмәтләү, аларга бүләкләр тапшыру чарасы планлаштырылган.

Бәйрәмдә катнашучы мөхтәрәм кунаклар арасында “Татар гаиләсе” Бөтенроссия ижтимагый фонды җитәкчесе Миләүшә Гайфуллина, Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар Рамазанов, башкарма комитетның иҗтимагый оешмалар белән элемтә hәм милли мәсьәләләр бүлеге җитәкчесе Радик Шәйдуллин, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев, һ.б. бар иде.

“Гаилә – җәмгыятьнең иң кирәкле бер күзәнәге”, “Гаилә – буыннар чылбырын ялгаучы” дигән күтәренке рухтагы сүзләрне еш кабатласак та, җәмгыятебездә гаилә кыйммәтләренә әле соңгы елларда гына ныклап игътибар бирә башладык. Яшь буынга тәрбия, милләтебезнең күркәм гадәтләрен яңарту, телебезне саклау – боларның барысы да, иң беренче чиратта, гаиләдән килә. Замандашларыбыз әнә шуңа төшенделәр.

Әлбәттә, мондый зур эшләргә этәргеч бирердәй, башлап йөрердәй кешеләр дә кирәк. Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев бәйрәмнең хөрмәтле кунагы гына түгел, аны башлап йөрүче, матди мөмкинлекләрен тудыручы иганәчесе дә әле. Хәер, күркәм татар гаиләләрен барлауны конгресс 2011 елдан ук башлады дисәк, һич тә арттыру булмас. Монда инде 64 балалар бакчасы мөдире, язучы, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге “Татар гаиләсе” фонды җитәкчесе Нурзия Мирхазованың чараларны уздыруга куйган хезмәтен дә күрә һәм бәяли белергә кирәктер. Тукай елында нигез салынган “Без Тукай варислары” бәйгесен генә алыйк, Тукай иҗаты аша гаилә тәрбиясенең эчтәлеге тагын да баетыла, балаларга әдәпле-әхлаклы булырга, кечкенәдән туган телебезнең матурлыгын аңларга ярдәм итә. Шунысын да билгеләп узарга кирәк әлеге Гаилә бәйрәменең сценария авторы да, алып баручысы да Нурзия Рәшит кызы.

Әнә шундый милләтпәрвәрләр тырышлыгы белән милләтебезнең күркәм традицияләре бүгенге көндә дә дәвам итеп кенә калмыйча, тагын да күтәрелеп китте. Республика күләмендә уздырылучы “Без Тукай варислары” бәйгесендә әти-әниләре белән бергәләп йөзләгән бала катнашуы шуңа дәлил. Республикабыз башкаласы Казаннан махсус килгән кунак – “Татар гаиләсе” Бөтенроссия иҗтимагый фонды җитәкчесе Миләүшә Хафиз кызы да мондый чараларны югары бәяләде. Гомумән, ул бездәге милләт өчен җан атып йөрүчеләрнең эшеннән канәгать булуын белдереп: “Күпмилләтле Татарстан республикасында яшибез. Һәр милләт вәкилләре үзләренең матур гаиләләрен корып, матур тормыш алып бара. Мин Бөтенроссия “Гаилә фонды” директоры буларак, шуны әйтәсем килә. Безнең татарлар кайсы гына җирлектә яшәсәләр дә, бик тырыш халык, башка милләтләр белән тату яши, үзләренең гореф-гадәтләрен, телләрен саклыйлар. Сезнең Түбән Кама районында шундый күркәм чаралар гел булып тора.  Миңа бирегә күп мәртәбә килергә туры килде. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә кичәләрдә булам. Менә бүген дә шәһәрнең матур урынында тырыш, уңган, булган, сәләтле, матур татар гаиләләрен тәбрикләдек. Шул гаиләләрне бергә туплап, шулар аркылы милләтебезнең яхшы сыйфатларын башкаларга да күрсәтү мөмкинлеге тудырганнары өчен Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Рөстәм Мәҗит улына, “Гаилә фонды”н  җитәкләүче Нурзия Рәшит кызына олы рәхмәт”, – диде ул.

Гаилә бәйрәме, “Без Тукай варислары” республика бәйгесенең быелгы җиңүчеләре  – Ирек Инсаф улы, Гөлназ Ислам кызы һәм аларның уллары Салават, ягъни Ахбаевлар гаиләсенең туган телгә мәдхия җырлаучы күркәм чыгышы белән ачылды. “Нардуган” җыр һәм бию ансамбленең ул-кызларының ялкынлы биюләре дә бик урынлы иде. Милли көй, берсеннән-берсе эчтәлекле күргәзмәләр халыкны җәлеп итте.

Алар чыгышыннан соң зур экранда шәҗәрә традицияләрен саклау һәм үстерүгә, юнәлдерелгән «Без тарихта эзлебез» дип исемләнгән фестивальдә катнашучылар яктыртылды. Әгәр хәтерләсәгез, быел анда шәһәребез данын Гайнемөхәммәтовлар, Хановлар һәм Лотфуллиннар гаиләләре яклады. Алар фестивальдә Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге тәкъдиме буенча катнашты. Бу үрнәк гаиләләр турында “Туган як” газетасының узган саннарының берсендә язган идек.

Шунысын да искәртү урынлы булыр: Гаилә бәйрәменә килгән кешеләр, тантана башланыр алдыннан, залга куелган шәҗәрәләр күргәзмәсен бик игътибар белән карадылар. Бу күргәзмәне төбәк тарихын өйрәнүче Айдар Наил улы Хәмзин оештырган. Ул  сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләргә киңәшләрен дә бирде. Сүз уңаеннан, мактаулы гаиләләрне хөрмәтләү максатыннан оештырылган шушы бәйрәмгә ул да, үз фикерен белдерде. “Чара һәркемнең күңеленә хуш килгәндер. Гаиләнең иминлеге, күркәмлеге өч буынның – әби-бабай, әти-әни һәм баланың бергә, бердәм булуында. Шул вакытта гына гаиләдә тынычлык була, бер-береңне хөрмәт итәргә өйрәнәсең, бер-береңә игътибарлы буласың. Тулы җанлы гаиләдә генә бала әби-бабайга, әти-әнигә нинди караш икәнен күреп үсә. Менә монда да, сәхнәдән берничә буын вәкилләре чыгыш ясый: сөйлиләр, җырлыйлар, бииләр. Яшь буын карап утыра, шулардан үрнәк ала. Мондый чаралар бик кирәк, ешрак һәм күбрәк булсын иде алар”, – диде ул.

Мактаулы гаиләләрне хөрмәтләүгә багышланган тантанага карата Мәскәү татарларының һәм башка төрки халыкларының милли конгрессы җитәкчесе Рөстәм Фаиз улы да үзенең хуплау сүзләрен әйтте. “Сүз дә юк, Гаилә елы уңаеннан оештырылган бу бәйрәм күтәренке рухта узды. Милли йолаларыбыз, гореф-гадәтләребез онытылмасын өчен мондый чараларны ешрак уздырыга кирәк. Балалар, ата-аналар белән бергәләп бакчаларда, мәктәпләрдә шушындый бәйрәмнәрдә катнашсыннар. Безгә чит илләрдән кергән төрле кирәкмәс, мәгънәсез гадәтләр кирәк түгел. Шуның өчен без җәмәгатьчелек вәкилләре барлык уку йортларында күләмле эш алып барыйк. Тәрбияне балаларга мәктәп парталары артында ук бирә башларга кирәк”, – диде Мәскәү кунагы.

Шәһәребездәге үрнәк, тырыш, сәләтле, күп балалы гаиләләрне барлау максатыннан Бөтендөнья Татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчелеге, “Татар гаиләсе” фонды һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы игълан иткән бу бәйгедә 3 дистәгә якын гаилә катнашып, шуларның 17 се финалга узган. Бәйрәмдә аларның барысын да аерым-аерым сәхнәгә чакырып хөрмәтләделәр, бүләкләр тапшырдылар. Әлбәттә, бәйгедә катнашкан һәм әлеге Гаилә бәйрәменең төп сәбәпчеләре үзләре дә нәфис сүз, җыр, бию буенча үзләренең иҗади осталыкларын күрсәттеләр, гаилә истәлекләрен сөйләделәр.

Төрле номинацияләрдә җиңү яулаган бу күркәм гаилә парларының исемнәрен газета укучыларыбызга да тәкъдим итәбез. Менә алар: Марат Хәмзә улы, Фәридә Фәрит кызы Зәйнуллиннар һәм аларның балалары “Иң зур һәм бердәм гаилә” номинациясендә; Алмаз Минсәгыйрь улы һәм Нурсанә Илгизәр кызы Хөсәеновлар, Рөстәм Равил улы һәм Филсинә Рафил кызы Шәмсетдиновлар, Денис Михаил улы һәм Эльвира Мөхәммәтша кызы Ризаевлар, Ирек Ильяс улы һәм Венера Газизҗан кызы Галяутдиновлар, Ильяс Айрат улы һәм Эльвира Тәлгать кызы Шәяхмәтовлар  – “Иң ижади гаилә” номинациясендә; Фәрит Хәмит улы һәм Гөлфия Камил кызы Шиһаповлар, Ринат Миңнехан улы һәм Рәдинә Госман кызы Хәйдәровлар, Фатих Нәсим улы һәм Дания Насибулла кызы Шәриповлар, Ринат Фәрит улы һәм Зөлфирә Әхәт кызы Бигашевлар – «Түбән Кама шәһәренең иң нык гаилә” номинациясендә; Таһир Талбетин улы һәм Лиза Мирза кызы Әхмәтшиннар –  “Гаилә династиясе” номинациясендә; Айдар Наил улы белән Илүзә Миңнефаяз кызы Хәмзиннәр гаиләсе – “Минем гаиләм шәҗәрәсе” номинациясендә; Илдар Габдулла улы һәм Эльвира Газизҗан кызы Каюмовлар, Илшат Азат улы һәм Ландыш Әнәс кызы Гыйләҗевлар, Марат Әнәс улы һәм Лилия Валерий кызы Фәйзуллиннар гаиләләре – “Түбән Кама шәһәренең иң үрнәк яшь гаилә” номинациясендә җиңү яулаганнар.

Аларның барысына да Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. “Чара шушындый киң залда, яхшы шартларда көтелгәннән дә яхшырак узды. Теләктәшлек белдергәннәре һәм һәртөрле ярдәмнәре өчен Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыевка; Милли шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакировка; “Татар гаиләсе” Бөтенроссия ижтимагый фонды җитәкчесе Миләүшә Хафиз кызы Гайфуллинага без һәрчак рәхмәтле.  Алар милләтебез, телебез дип җан атып йөриләр. Без түбәнкамалылар да, үз чиратыбызда, менә бүгенге кебек шушындый күркәм чаралар оештырып, моңа өлеш кертәбез. Шулай ук әлеге зур чараны – Гаилә бәйрәмен оештырган Нурзия Рәшит кызына һәм бердәм эшебезгә теләктәшлек белдереп бу чарада катнашкан гаиләләргә, барча милләттәшләргә рәхмәт. Татар гаиләсе матур, тату булса, анда акыллы татар балалары үсә. Киләчәгебез өметле булуы шуларга бәйле”, – диде Рөстәм Мәҗит улы бәйрәмне йомгаклап.

Бәйрәмдәге чыгышларга ямь өстәп, җырлар да яңгырады. Халыкара конкурслар лауреаты Ралиф Сәлахиев, “Илһам” эстрада ансамбле җитәкчесе Ильяс Шәяхмәтов, “Талир тәңкә” ансамбле җырчысы Гөлфия Шиһапова, 49 нчы балалар бакчасы мөдире Рәдинә Хәйдәрова, үзе нәни булса да даны еракка таралган Айсель Сәгыйтова башкаруында җырларны тамашачылар һәм бәйрәм кунаклары бик яратып кабул иттеләр, көчле алкышларга күмделәр.

Фәрит Имамов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*