Мәктәпләрдә соңгы кыңгыраулар яңгырады һәм чыгарылыш кичәләре үтте. Дәресләр һәм имтиханнар артта калды. Быел Удмуртиянең урта белем бирү йортларыннан 6931 укучы чыгарылган, аларның 384е – медалистлар. 27 июньдә аеруча тырышып укып, мәктәпне бишле билгеләренә генә тәмамлаган, БДИ буенча югары баллар җыйган 2017-18 уку елы чыгарылыш укучыларына Удмуртия Башлыгы Резиденция бинасында тантаналы рәвештә медаль тапшыру кичәсе булды. Әлеге чарада Удмуртия Хөкүмәте рәисе Ярослав Семенов, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Надежда Михайлова, Удмуртия мәгариф һәм фән министры Светлана Болотникова катнашты. Медаль тапшыру тантанасына 27 укучы һәм аларның әти-әниләре чакырылган иде.
Светлана Болотникова медаль ияләре арасында авыл балалары булуына ишарә ясады. “Бу барлык мәктәпләрдә югары дәрәҗәле әзерлек булуы турында сөйли. Быел республикабызда Россиякүләм олимпиадаларда призлы урыннар һәм җиңү яулаучыларның саны буенча күрсәткечләр югары булды. Узган ел белән чагыштырганда Удмуртиянең рейтингы күтәрелде: Удмуртия, Мәскәү һәм Мордовиядән соң, Россия күләмендә өченче урынга чыкты. Узган ел без 8нче урында идек”, — диде ул.
Ярослав Семенов укучыларны мәктәпне уңышлы тәмамлаулары белән котлады һәм Удмуртия Башлыгы Александр Бречаловның тәбрикләү сүзләрен җиткерде.
Ул чыгарылыш укучылары белән әңгәмә корырга да өлгерде. Аларның киләчәккә нинди һөнәр сайларга һәм укуларын кайларда дәвам итәргә теләүләре белән кызыксынды. Укучылар арасында юриспруденция, мәгълүмати һәм инновацион технологияләр, медицина, физика, әдәбият һәм башка юнәлешләрне сайлаучылар бар иде.
“Сезнең һәрберегез – лидер. Сез — яхшыларның яхшылары. Биредә катнашучы өлкәннәр – хөкүмәт органнары вәкилләре – һәммәбез дә сезнең бу яшегездә ирешкән уңышларга ирешә алмадык. Шуңа күрә сезнең кебек иң-иңнәрдән булган укучыларны тәбрикләү мөмкинлеге туганга бик шатбыз. Биредә утыручы ата-аналарны аерым котлыйсым килә, чөнки балаларыгызның уңышларында сезнең өлешегез зур”, — диде Ярослав Семенов.
Һәр укучының исемен, кайсы мәктәптән һәм нинди уңышлары өчен тәбрикләнүен игълан итеп, медаль тапшырганнан соң ул: “Мин сезнең белән горурланам. Сез – безнең киләчәгебез. Үзегезнең тырышлыгыгыз, сәләтегез белән югары максатларга ирешә алуыгызны әти-әниләрегезгә, укытучыларыгызга, якыннарыгызга расладыгыз. Сез — аларның горурлыгы. Сезгә киләчәктә дә ышанычыбыз зур. Алдагы көннәрдә дә иң яхшылардан, булдыклылардан булыгыз. Рәхмәт сезгә!” — диде.
Шунысы бик сөенечле: республика күләмендә сайлап алынган иң көчле 27 укучы арасында ике укучы татар милләтеннән. Аларның яннарына килеп мин дә котламыйча һәм алар белән аерым сөйләшеп, киләчәккә уй-теләкләрен сорашмыйча кала алмадым.

“Минем Мәскәүдәге Нефть һәм газ институтына керәсем килә. Бүген мәктәптә чыгарылыш кичәсе, кулыма, ниһаять, мәктәпне тәмамлау турында таныклык алам”, — ди Алина. “Алтын медаль җиңел генә бирелмәгәндер. Моның өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк. Киләчәктә алтын медальгә мәктәпне тәмамлыйм дигән кызлар-егетләргә нәрсә киңәш итәр идегез?” — дип кызыксынам аннан. “Иң мөһиме — теләк булырга тиеш. Теләгең көчле булса, барсына да ирешергә була”, — ди ул тыйнак кына. Әңгәмәгә әтиләре Зиннур абый да кушыла. “Алина үзе нәкъ шундый. Укуга кечкенәдән бирелгән кыз булды. 11 ел буена: «Дәресеңне әзерлә!» — дип беркайчан да искәрткән булмады. Кайту белән зур җаваплылык тоеп, дәресенә тотынды, бик мөстәкыйль кыз булды, бернинди проблема да тудырмады”, — ди кызы турында. – Алина — безнең бердәнбер балабыз. Карап торган өметебез, ышанычыбыз”. “Шушы бердәнбер кызыгызны үзен генә Мәскәү тиклем Мәскәүгә чыгарып җибәрергә курыкмыйсызмы?” — дип кызыксынам аннан. “Нишлисең бит, ул укырга, төпле һөнәр алырга тиеш. Үзе сайлаган юл, имин генә булсын”, — ди әти кеше.

Милләттәшләремә чын күңелдән уңышлар теләдем. Аларга һәм барлык һөнәр сайлау, укырга керү сынавы алдында торган яшьләргә хәерле юл телисе килә. Максатларын чынга ашырганда сабыр канатлары талмасын. Тормышның изге юлларына чыксын алар.
Элмира Нигъмәтҗан.
