Әби-бабайсы, әти-әнисе, туганнары, абыйсы бер сүз татарча белми. Гайшә ханым моның белән килешми, үзлегеннән татарча өйрәнә.
Әти-әнисе телсез калган. “Нигә кирәк ул сиңа, кызым?” – дигән сорауларына каршы кыз: “Мин татар кызы һәм татар телен белергә тиеш”, – дип җавап биргән.
Гайшә аның мулла кушкан исеме. Ә документ буенча ул Лилия. Лилия ханым белән без озак кына сөйләшеп утырдык. Ул сөйләде, ә мин әниләре кебек телсез калып тыңлап утырдым.
– Әти-әни, әби-бабай, туганнар – барысы да Казанда туган, үскән, рус мәктәбендә укыган, яшәгән. Бер сүз татарча белмиләр. Без ике бала. Абыем да татар телендә сөйләшми. Мин дә дүртенче сыйныфка кадәр русча белем алдым. Аннан берсенә дә әйтеп тормыйча, бишенче татар гимназиясенә киттем. Ул вакытта Казанда биш татар гимназиясе ачылды. Имтихан белән генә алалар. Имтихан вакытында бер генә сүзгә дә татар телендә җавап бирә алмадым. Чөнки сорауларны аңламадым. “Нигә килдең?” – дип сорады шунда бер укытучы. “Мин татар, ә сез нәрсә әйткәнне аңламыйм. Өйрәнәсем килә”, – дидем. Укытучы уйлап торды да: “Үземә алам”, – диде. Дәрестә дә, дәрестән соң калып та өйрәтте. Күп нәрсәгә төшендем, әмма сөйләм телем рус иде әле. Сөйләшергә курка идем. Әниләр үзләренә дә әйтеп тормыйча татар гимназиясенә күчүемне белгәч шаккаттылар. “Нигә кирәк ул сиңа? Берни бирми бит ул”, – диде әни. Әмма минем карарым нык иде. Укуым өчкә төшеп бетте. Борчылмадым. Чөнки мин татар телен белә башладым. Бик өйрәнәсем килде шул. Минем өчен ул туган тел.
Фәүзия Бәйрәмова оештырган мәйданнарга йөри Гайшә. 1989 елда Мәрҗани мәчетенә китә. Дин белемен дә үзләштерәсе килә кызның. Бабайсы коммунист, ә ул дингә тартыла. Гаиләдә тагын аңлап бетермиләр кызларын. Гайшә генә барган юлыннан туктап калмый. Мәчеттә дин белемен үзләштерергә теләүче балалардан торган төркем була. Шунда барып керә.
– 4-5 бала гына йөри. Мөгаллимәбез Рәшидә Исхакый иде, – диде Гайшә ханым. – Берни аңламагач, ”эх, бала, бала”, – дип башымнан сыйпый иде. Укыдым. Өйрәндем. Тугызынчы сыйныфтан соң Мөхәммәдия мәдрәсәсенә укырга кердем. Анда төркемне беренче тапкыр җыйдылар. Икенче курста укыганда, унберенчне сыйныфта була инде, үзем кебек дини кешегә кияүгә чыктым. Оренбург өлкәсеннән “телсез калган” (туган телен оныткан) татар егете иде ул. Бер-бер артлы ике балабыз туды. Әти-әни дә, ирем дә балалар белән аралашырлык булса да татарча сүзләр өйрәнде. Мин исә балаларымны укытырга татар мәктәпләре булган җиргә күчеп китәргә теләдем. Лаеш, Яшел үзән районында яшәп карадык. Тик ул яклар күңелемә ярап бетмәде. Үземә ошаган урынны эзләдем һәм аны Арча районында таптым. Хәзер биредән китәсе дә килми. Яраттым бу төбәкне. Якын ул минем өчен.
Гаилә Якты Көн авылына кайтып урнаша. Ун ел шунда яшиләр. Дүрт балалары Якты Көндә туа. Башта авылда башлангыч мәктәптә, аннан бишенче сыйныфтан Кәче мәктәбендә укыйлар.
– Чын татар мәктәбе, авыл мәктәбе туган телне бирү өчен менә дигән урын икәненә инандым. Телне саклап калу өчен гаилә, аны торгызу өчен мәктәп кирәк. Бердәм дәүләт имтиханнары телне бетерү өчен бик уңай булды. Әмма, шуңа карамастан, татар мәктәбендә татарча белем алып та балалар имтиханнарны бик яхшы бирә. Рус телен ул барыбер белә. Чөнки кая барма, бөтен җирдә хәзер рус теле, – диде Гайшә Нәҗипова. – Патша заманында бабамның бабасы Фәтхрахманны рус телен укытудан баш тарткан өчен хөкем итәләр. Кулыма шундый бер документ килеп керде, анда ул: “Әгәр без бүген балаларга рус телен өйрәтсәк, иртәгә безнең оныклар татарча сөйләшә белмәс”, – дигән. Аны русча өйрәтергә мәҗбүр итәләр, безнең оныклар бүген татарча белми. Ул әйткәннәр дөреслеккә туры килде. Татар телен өйрәнергә мине шул мәҗбүр итте.
Гайшә ханымның балалары инде үсеп җиткән. Тормышы шулай килеп чыккан, ире белән аерылып, аңа аларны үзенә аяк бастырырга туры килгән. Алты бала, биш малай, бер кыз! Башта кыен булган, хәзер инде үсеп җиткәннәр. Олы кызы Казанда, белеме буенча башлангыч сыйныфларда татар теле укытучысы. Хәзерге вакытта репетиторлык белән шөгыльләнә. Шунысы куанычлы, татар телен үзләштерергә теләп аңа мөрәҗәгать итүче балалар күп икән.
Бер улы электр белән монтажлаучы, икенчесе Саратов өлкәсендә имам-хатыйб. Анда нәкъ менә татар телендә сөйләшә белгән имам кирәк булган). Икенче улы үзе белән дәүләт архивында эшли. Тугызынчы, җиденче сыйныфларда бишенче гимназиядә һәм җиденче мәктәптә (Айванда) белем алучы ике улы да бар. Барысы да татар телен яхшы белә.
– Мин үзем Татарстан Республикасы Дәүләт архивында генеалогик характердагы сорауларны үтәү буенча бүлек мөдире, бер улым шунда мине янда эшли, – диде Гайшә ханым. – Мин иске татар теленнән, кадимчәдән профессиональ тәрҗемәче. Кадимчә язылган документлар, хатлар, язмаларны татар теленә тәрҗемә итәм. Мәчеттә безне кадимчәгә өйрәттеләр. Элек кадим теле булган. Булган шундый заман, хәзер без язган хәрефләрне кафер хәрефләре дип атаганнар. Алла сүзен хәзерге хәрефләр белән язарга ярамаган. Баштарак читен иде. Чөнки иске татар телен аңламадылар да, кабул да итмәделәр. Хәзер аны күтәрделәр. Чөнки бик күп документлар, метрикалар, журналлар, хатлар шул телдә язылган һәм аларны тәрҗемә итү мөһим әйбер.
Гайшә Нәҗипованың Арчага кайтып төпләнүенә, татарлар арасында, татар мөхитендә яши башлавына егерме биш ел булган. Көн дә Казанга барып эшләп йөри ул. Иртән чыгып китә, кичен Арчасын сагынып кайта.
Иң зур терәге әти-әнисе дә янында, алар да Арчаны үз иткән. Ун ел инде биредә яшиләр. Быел алтын туйларын билгеләп үттеләр. Туганнары да бик еш кунакка кайта икән. Гайшә ханым теләгенә ирешкән – татар телен үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән. Гаилә эчендә генә булса да. Һәр гаилә аның кебек бу юнәлештә эшләсә, туган телебез юкка чыкмаячак, яшәячәк.
Гөлсинә Зәкиева
Чыганак: https://arskmedia.ru