Без креатив дизайнерларны, иллюстраторларны һәм визуаль фикерләүчеләрне эзлибез.
Катнашучылардан «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең асылын чагылдырган концепция һәм афиша тәкъдим итү сорала. Идеяне визуаль образ аша ачу, фикерне аңлаешлы һәм заманча итеп җиткерү мөһим. Эшләр афиша форматында әзерләнә, файллар PDF, JPG яки PNG форматларында кабул ителә. Идеяне презентация рәвешендә дә тәкъдим итү хуплана.
Бәйге берничә этапта уза:
1 этапта гаризалар 9 февральгә кадәр сылтама аша кабул ителә.
2 этапта сайлап алынган катнашучылар белән онлайн-созвон уздырыла. Акциянең асылы аңлатыла, техник бирем бирелә.
3 этапта финалистлар 10 көн эчендә төп эшне башкара. Тәкъдим ителгән афишалар нигезендә 3 җиңүче билгеләнә.
Бәйгенең гомуми приз фонды — 30 000 сум.
Гаризалар кабул итүнең соңгы көне — 9 февраль.
Эшләр 18 февральгә кадәр кабул ителәчәк.
P.S. Видео Ясалма фәһем ярдәмендә Габдулла Тукайның Җаекта төшерелгән фотосын кулланылып ясалды
