«Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында узган чаралар белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановны Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов таныштырды.
Ул Язгы Печән Базары, Ачык университет лекторие, иҗади лаборатория һәм гала-концерт кебек проектлар турында сөйләп үтте.
Әлеге чаралар Туган тел көне уңаеннан оештырылды һәм татар телен, мәдәниятен яшьләр арасында популярлаштыру максатын куйды. Райнур Хәсәнов Рөстәм Миңнехановка проектларның әһәмияте, катнашучылар саны һәм нәтиҗәләр турында да сөйләде.
Чыганак: TATFORUM