tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында уздырылган музыкаль бәйге тәмам
“Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында уздырылган музыкаль бәйге тәмам

“Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында уздырылган музыкаль бәйге тәмам

Бәйгенең шартларында без иң күп тавыш җыйган катнашучыга партнерлардан бүләкләр биреләчәк, ә оештыручылар тарафыннан сайланган җиңүче 26 апрель көнне “Мин татарча сөйләшәм!” сәхнәсендә чыгыш ясаячак дип язган идек.

Быелгы катнашучыларның иҗаты гаҗәеп көчле, һәрберсе үзенчәлекле, бер генә кешене сайлап алу безнең өчен бик авыр булды — һәркем җиңүгә лаек! Шуңа күрә без сәхнәгә тагын берничә музыкантны чыгару турында карар кылдык.

Һәм менә алар — сәхнәбезнең йолдызлары:

  • Илнар Сибгатуллин (AIGYR)
  • Ләйлә Хафизова
  • Мәликә Юнысова
  • Гүзәл Сабирова

Алар барысы да «Мин татарча сөйләшәм!» сәхнәсендә чыгыш ясаячак!

Иң күп тавыш җыйган катнашучы Гүзәл Сабировага «Мин татарча сөйләшәм!»нән мерч һәм партнерлардан бүләк!

Барлык канташучыларга да ихлас рәхмәтебезне белдерәбез! Татар телендә иҗат итүдән туктамагыз!

Чыганак: TATFORUM

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*