tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәү шәһәре «Татарча диктант» акциясендә катнашты
Мәскәү шәһәре «Татарча диктант» акциясендә катнашты

Мәскәү шәһәре «Татарча диктант» акциясендә катнашты

Татарча диктант язган милләттәшләребез үзләренең зур халыкның бер вәкиле итеп тоюларын әйтте.

«Татарча диктант» бөтендөнья мәгариф акциясе быел 7 меңгә якын урында узган. Мәскәү шәһәрендә өстәл артына утырып, кулдан диктант язу өчен 3 урында мөмкинлек тудырылган иде.
14 ноябрьдә М. Җәлил исемендәге 1186 нчы мәктәпнең К. Насыйри институтында,
15е Татар милли үзәгендә,
ә 16сы көнне «Ихсан» мөселман оешмасының Ш. Мәрҗани исемендәге Ислам мәдәнияте һәм мәгариф үзәгендә үткәрелде.

Быелгы акция мәшһүр галимебез Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланды һәм бу уңайдан Татарстан белән Башкортостанда аның «Кабуснамә», ә чит илләрдә «Әбүгалисина» хезмәтләреннән диктант яздылар. Россия төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребезгә Мөхәммәт Мәһдиевнең «Җир йөзендә алты кыйтга» юлъязмасыннан өзек укылды.

Донецкта яшәүче татарлар әлеге акциягә онлайн кушылды, Рязань шәһәрендәге «Нур» мөселман оешмасының мәдрәсәсендә татар теле мөгаллиме Фәрихә Ситдикова диктант язуны 2 көн оештырган.

Өч көн буена дәвам иткән «Татарча диктант» акциясендә быел дөньяның 30дан артык иленнән һәм Россиянең 76дан күбрәк төбәгеннән катнашучылар саны 1 миллионнан узып киткән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*