tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Минәхмәтовлар гаиләсе турында хикәят
Минәхмәтовлар гаиләсе турында хикәят

Минәхмәтовлар гаиләсе турында хикәят

«ВКонтакте» социаль челтәрендәге матур фоторәсемнәрне, постларны күзәтеп барам.
« – Заһит, сиңа чәчәкле ашау ошыймы яки чәчәксезме?
– Ашыйсы килгәндә, мине чәчәк күрә диеп уйлыйсыңмы?..» – дип язылган, бик матур итеп бизәлгән ризыкларның фоторәсемнәре игътибарымны җәлеп итте. Ресторанда шеф-повар әзерләп, бизәп куйган диярсең. Автор үзе әзерләгәнме, әллә ресторанда гына ашап кайтканын куйганмы? Бигрәкләр дә җор телле, уңган хуҗабикә кем микән, кайдан икән дип, тагын да ныграк кызыксына башладым. Онлайн танышканнан соң, күреп, якыннан аралашу хыялы туды. Баксаң, күрше Кырынды авылындагы, концертлар куеп, сәхнәләр тоткан җырчы Илүзә Минәхмәтова икән. Шулай итеп, авылга кайтышлый, аларга кунакка кереп чыгарга булдым.

Хуҗаларның уңганлыгы ишек төбеннән үк күренә, диләр бит. Кап­ка төпләреннән үк чисталык. Көз фасылы булса да, бакчасында тәртип, кипкән-корыганнары йолкынган, чистартылган. Өйалдыннан ук пөхтәлек, кәрзин һәм вазаларда – көзге букетлар. Алар гап-гади балан, миләш, алмагач ботаклары, сабаклы ашлыклардан ясалган.
Без килгәндә, ул аш бүлмәсендә кайнаша иде. Нинди генә ризык әзерләмәгән, һәммәсе бик тәм­ле, телеңне йотарлык! Гөмбә-кәбес­тәләрен дә үз рецепты белән тозлаган, балык, үрдәк, каз ите дисеңме… Әзерләп кенә калмыйча, матур итеп бизи белү – үзе бер сәнгать осталыгы ул. Бәйрәмнәрдә дә, берәр истәлекле көн уңаеннан да кунакка килүчеләрне, балалары кайтуына да мул табын корып шаккатыра икән. «Мәшәкатьләнмәгез, мин килә дип, берни дә әзерләмәгез», – дисәм дә, «Кунак сыйларга, шулай матур итеп өстәл әзерләргә яратам мин. Тормыш шуның белән матур бит ул», – диде Илүзә ханым табын әзерли-әзерли. Аның һәр хәрәкәтеннән, үз эшеннән ләззәт алуы күренеп тора. Без бер-беребезне күптәннән белгән дус­лар шикелле, вакытны да сизмичә, рәхәтләнеп әңгәмә кордык. Аның белән аралашуы күңелгә рәхәтлек бирде.

– Үзегез белән таныштырып китегез әле.
– Мин үзем төп Кырындыныкы. Әткәй Фәхретдин (Фәхри дип йөрттеләр авылда) сугыш яраларыннан мантый алмыйча үлгән. Миңа ул чакта 4 яшь булган. Кешеләр сөй­ләве буенча гына төсмерлим мин аны. Ул вакытта әнкәй аяксыз урын өстендә яткан… Гаиләдә 7 бала. Әнкәй әткәйне озатырга да тора алмаган. (Бу хакта мин бер елны 8 март бәйрәмендә «ТНВ» каналына конкурска язып җибәргән идем. «Әтиебезнең җәсәден алып чыгып киткәндә, 7 баланың илереп елап калганын хәтерли авыл халкы», – дип башлаган идем хатымны. Барыбыз да бергә елый-елый укыдык, дип әйттеләр. Бәйгедә урын алмасам да, хатымны шулай укуларына сөендем). Шушы хәлдән соң Аллаһы Тәгалә әнкәйгә ярдәмен бирә – ул аякка баса.
Әниебез гомер буе хат ташучы булып эшләде. Кеше ул чакта газета-журналларны күп яздырып ала иде бит. Бер йортка кочак-кочак басма матбугат кертә идек. Авыл­га бер генә хат ташучы. Пенсиясен дә, өй саен кереп, үзе тарата. «Авыл халкы ярдәменнән ташламады, пенсия өләшкәндә, вак акчаларны «Балаларыңа ярдәм булыр», – дип, миңа бирәләр иде», – дип сөйли иде әнкәй. Без дә кечкенәдән эшләп, әнкәйгә ярдәм итеп үстек. Урам саен бүленеп почта тарата идек. Мин төпчек бала, бәләкәй булгач, миңа үзебезнең кыска урам гына эләгә иде. Әнкәй безнең тырыш булды, сыер да, көтүе белән сарык та асрады, казларны әйтәсе дә юк. Каклаган казларны әнкәй киптерергә чоланга элеп куя, ә без анда уйный-уйный ашап бетерә, сөякләре генә кала иде. Әнкәйне беркайчан да бакчага чыгармадык, печәнгә йөртмәдек, үзебез чаптык, болынга тезелешеп төшеп китәбез дә, тезелеп кайта идек. Ул чагындагы күңеллелекне һич аңлатып бетерерлек түгел. Балалык акылым белән, миңа әтиле өйләр күңелсез кебек тоела иде, чөнки әти белән өйрәнмәгән бит. Бездән күршеләрнең өзелеп торганы булмады. Каникулга кайткан балалар безнең янга керә иделәр. Җәйге каникулга әнкәйнең энесенең 3 ятим баласы кайта иде. Капка төбендә бөтен урамны җыеп концерт куюлар… Бик күңелле иде ул чаклар. Әнкәебез Мөгаллимә безне ялгызы үстереп кеше итте. Ул безне шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга, кешеләрне яратырга өйрәтте. Өстәвенә, мәктәптә дә яхшы укыдык. «Бер замечаниегез дә юкмы, булса ата-аналар җыелышына бармыйм», – дип әйтә иде ән­кәй. Үзең әни булгач, әнкәйнең кадерен ныг­рак аңлыйсың. Көн туган саен без­гә биргән тәрбиясе өчен әнкәйгә рәх­мәтләр укыйм.

– Мәктәп, хезмәт юлыгыз нидән гыйбарәт булды?
– Мәктәпне тәмамлагач, җырчы буласым килә дип, Казанга музыка училищесына укырга дип чыгып киттем. «Музыка мәктәбе бетергәннәрне генә алабыз», – ди­де­ләр. Кайттым да мәктәпкә вожатый булып эшкә урнаштым, шунда 20 ел эшләдем. Җырлап эшләгән елларым, дип искә алам мин ул елларны. Кыскартылуга эләгеп, клубка кеше кирәк булгач, шунда киттем. Сценарийларны үзем яза идем. Концертка әзерләнү миңа рәхәтлек бирә иде. Чара бетә, кеше тарала, шул минем өчен иң күңелсез мизгелләр иде.

– Ничек Казанга үзегез генә барырга батырчылык иттегез?
– Батырчылык дигәннән, мин кечкенәдән шундый булганмын. 7 нче сыйныфны тәмамлагач, яхшы укыган өчен «Орленок» лаге­ре­­на юллама бирделәр. Әнкәй: «Җибәрмим. Мин сине медосмотр узарга да алып бармыйм», – диде. Ә мин: «Барам. Мин үзем барам, үзем узам», – дип, үземнекен иттем. Чыгып киттем попутка белән Әгерҗегә медкүзәтү узарга. Укытучы Казанга илтеп куйды. Районнан бер үзем генә идем. Беренче көнне танышу вакытында, үзем турында сөйләп, «Кичер, мине, әнкәй, гаф­у ит» җырын башкардым. Буа районыннан Гөлчәчәк исемле татар кызы бар иде. Ул баянда уйный. Лагерьда җыр конкурсы булганда, ул уйнап, мин җыр башкарып, 700 бала арасында конкурста беренче урынны алдык. Шуннан әнкәйнең миңа ышанычы тугандыр, дип уйлыйм. Ул вакытта хәбәрләшеп торырга телефоннар да юк бит әле.

– Тормышыгызда максат куеп эш итәсезме? Планнар корырга яратасызмы?
– Бик нык югары белем аласым, укырга керәсем килде. 49 яшь­тә Алабуга уку йортына кереп, китапханәчегә укыдым. Укып чыккач, китапханәче булып эшләргә дә туры килмәде. Язмагандыр инде. Психологиядән, философиядән имтихан тапшырулар истә калырлык булды. Психологиядән сорауны алдым да, җавапны яздым, чыктым да: «Үземчә сөйләсәм буламы?» – димен. Үз мисалымда сөйләгән өчен укытучы «5»ле куйды. Мин ничек бар шулай сөйләргә яратам.
Бервакыт Казанда чыгыш ясарга туры килде. Ул вакытта районда Мәҗит абый Исрафилов җитәкче иде. Мин аңа: «Мин китап сүзе белән түгел, үз сүзләрем белән сөйләрмен», – дидем. Клубта эшләүчеләрнең ничек сыер сау­ганнарын, ничек агитаторлар булып эшләүләрен сөйләп бирдем. Ахырда чыгышларга нәтиҗә ясаганда, минекен билгеләп үттеләр, чын авыл мәдәният хезмәткәре эшен күрсәткәнем өчен.
Тагын бер хыялым – машина йөртергә өйрәнү иде. Балалар бәләкәй чакта мотоцикл да йөртә идем. Ике улымны утыртам да печәнгә, җиләккә чыгып китәбез. Уртанчы улым Дилүснең ике атнадан туе буласы иде, Чаллыга матур кием алырга барырга дип, попутка тотарга чыгып бастым. Бер машина килеп туктады. Йөртүчесе – хатын-кыз. Сөйләшеп киттек. Ул Әгерҗенең автомәктәп директоры Раушания булып чыкты. Шулай итеп, мине тиз арада мәктәпкә яздырды ул. Әгерҗегә йөреп укып, «права»лы булдым. 55 яшькә үземә шундый бүләк ясадым. Хәзер йөрим, Аллаһка шөкер. Кая барасы килә, чыгам да китәм.
«Автоледи» конкурсында да катнашасым килә әле. Аллаһы Тәгалә ярдәм итә барысына да. Яшькә карап торасы түгел. Мин үземне әле 61 дә дип хис итмим, энергиям ташып тора. Мәчеткә дә йөрибез. Рамазан аенда хәләл җефетем белән ураза тотабыз, намазны калдырмыйбыз. Гарәп теле дәресләренә йөрим. Кеше үз өстендә эшләргә көч табарга тиеш.

– Нинди сыйфатларны өнәп бетермисез?
– Тәкәбберлекне, алдашуны ярат­мыйм. Балаларыма да әйтә идем, дөреслекне ничек булса да күтәрермен, алдашуны күтәрә алмыйм. Шуңа күрә алар да алдашуны белмиләр. Иң курыкканым – Аллаһы Тәгалә. Нинди адым ясасам да, шатлыгымда да Аллаһны исемә төшерәм, рәхмәтләремне әйтәм.

– Заһит абый белән ничек таныштыгыз?
– Ул да Кырындыдан, күрше урамнан гына. Алар да 7 бала үстеләр. Беркөнне көтмәгәндә, әйтми-нитми минем кулны сорарга Заһитның әни­ләре килеп керде. Без бит әзерләнгән түгел, ипи-шикәрдән кала берни юк. Ут сүнде җитмәсә. Булганы белән чәй эчтек. Мин аларга каршы берни әйтә алмадым, туй көннәрен, никах көннәрен билгеләп киттеләр. Заһит белән 39 ел бергә гомер итәбез. Заһитның кулы бар эшкә дә яткан, тырыш, алтын куллы. Хәләл җефетемә бик рәхмәтле, Аллаһы Тәгалә тигезлектән аермасын, дип телим.

– Концертлар куеп йөр­гә­негезне район халкы әле дә сагынып искә ала.
– Әйе, районда нинди генә бәй­ге-фестиваль игълан ителсә дә, аларга иҗади якын килеп, һөнәри якын килеп башкарырга тырыштым.
Вакытында төрле бәйгеләрдә урыннар яуладык. Әйтик, республика дәрәҗәсендәге Мамадышта узган «Оясында ни күрсә…» бәйгесе. Анда катнашырга 90 яшьлек әнкәйне дә алып бардык. Әнкәйне улларым култыклап чыгарып утырттылар. Кызыбыз Энҗе сәхнә артында иде. Әнкәй сөйләргә тиешле сүзләрен онытты да, кулына микрофон тоткан килеш, «Энҗе кызым, әйтеп җибәр әле?» – диде. Бөтен тамашачы кычкырып көлеп җибәрде. Мин аннан әнкәй турындагы шигыремне укыдым. Аны укыгач, мин елыйм, жюридагылар елый. Бәйгедән беренче урын алып кайттык. Анда барысы да милли киемнәрдән, барысы да тырышып әзерләнгән иде. Безнеке гади, ничек бар, шулай килеп чыкты һәм җиңүче булдык. Безнең чыгышыбыз «Минәхмәтовлар гаиләсе турында әкият» дигән исем астында иде. Шулай итеп, әнкәй дә 90 яшендә конкурста катнашты, мөнәҗәтләр җырлады. Ул тормышны яратып яшәде.

– Илүзә апа, үзегез балаларыгызга нинди тәрбия бирдегез? Күп балалы әни буларак серләрегезне уртаклашыгыз әле.
– Без балаларга аерым тәрбия бирмәдек, кешеләрне яратырга, шәфкатьле, миһербанлы, инсафлы, мәрхәмәтле булырга, тормышны, хезмәт яратырга өйрәттек. Бары тик яратырга. Сүз белән әйтеп кенә түгел, алар аны гаиләдә күреп үсәргә тиешләр. Без дә үз үрнәгебездә өйрәтергә тырыштык. Алар бит киптергеч кебек, әти-әнинең һәр адымын сеңдереп баралар. Моны үзең бала үстергәндә эш-мәшәкать белән сизмисең, оныкларга карап торасың да, шулай икәнлегенә төшенәсең. Таш атканга аш белән атыгыз, изгелек ул әйләнеп кайта, дим. Коръәндә дә «Туганың сиңа таш белән атканда, аңа аш белән кайтара алсаң, менә бу Аллаһ каршында чын изгелек була», диелгән. Аллаһ Тәгалә барысын да күрә, белә. Әнкәебез дә безгә гомергә шул тәрбияне бирде. Мин үзем дә шул тәрбияне бирергә тырышам. Хәзерге вакытта мин алардан моның өчен бары тик рәхмәт сүзләре генә ишетәм. «Безнең уңышлар – ул сезнең безгә биргән тәрбиягездән», – дигән сүзләр ишетү күңелгә сары май булып ята. Алар безне бәйрәмнәрдә олы бүләкләргә күмәләр.

– Сезнеңчә бәхет нәрсәдә? Сез бәхет­ле­ме?
– Аллаһ Тәгалә миңа зур бәхет – ана бәхетен күрергә насыйп итте. Берүк күпсенә күрмәсен! Хатын-кызның бәхете – балаларда. Бөтен барлыгым – балаларым. Хәзерге вакытта ике улыбыз, төпчек кызыбыз һәммәсе дә гаиләле. Аллаһыга шөкер, 5 оныгыбыз үсеп килә. Тагын да оныклар туып, аларны да сөяргә язсын. Аяк атлаган саен кабатлап, изге теләкләремне теләп йөрим. Балалар белән үземне бер дәрәҗәдә тотам, аларның фикерләрен тыңлыйм, киңәшләшәм. Кечкенәдән бала үз сүзен әйтә белергә тиеш.
Һәрнәрсәдән матурлыкны күрергә тырыша Илүзә ханым. Үзе язган барлык сценарийларын, күңел халәте кушканча язган шигырьләрен, матбугатта чыккан язмаларын туплап, папкаларга җыеп, туплап барган. Араларында аның әнисенең мөнәҗәтләре дә саклана. «Кайчакта балаларга, оныкларга да күрсәтәм. Бу үзе бер тарих, истәлек бит. Матурлык һәр адымда, һәркайда, аны күрә, тоя белергә кирәк. Без күзгә ташланып торган матурлыкны гына күрәбез. Ә бит уйлап карасаң, һәрнәрсә матур. Мин хыял диңгезләрендә йөзәргә, уйланырга яратам. Юк кына әйберләргә дә игътибар итеп, матурлыгын күреп сокланам. Шигырьләр укырга яратам. «ВКонтакте»да постлар куеп, рәхәтлек алам. Шатланырга куркам күп вакыт. Үземә урын таба алмаганда, шигырь итеп язам», – ди ул.
«Һәр кешенең дә бәхетле, матур булып, шуңа омтылып, мәгънәле яшәвен телибез», – дип, изге теләкләрен теләп озатып калдылар Минәхмәтовлар.
«Ничек шулай булып була икән ул?» – дип шаккатып утырдым аның белән аралашканда. Шундый эчкерсез, ягымлы, бал кортларыдай тырыш кешеләр! Илүзә ханым белән Заһит абый Минәхмәтовлар – чын мәгънәсендә матурлык үрнәге.

Гөлнара Вәлиева.

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*