tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Минем бабам – Бөек Ватан сугышы ветераны
Минем бабам – Бөек Ватан сугышы ветераны

Минем бабам – Бөек Ватан сугышы ветераны

Тагын Җиңү бәйрәме җитә. 80 нче Җиңү бәйрәме! Ветераннарны котлау, инде санаулы гына калган тыл,сугыш ветераннарына төрледән-төрле бүләкләр тапшыру… Минем дә әтием дә, бабам да Бөек Ватан сугышы ветераннары иде. Бу язмамда мин Сезгә бабам турында сөйләргә телим. Бабам хәтирәләре… Аның турында күңелдә калган истәлекләр!… Ул вакытта артык әһәмият тә бирелмәгән…(Балалык булгандыр инде). Алай да күбесе әле хәтердә.

Мин бабаларымны дүрт буынга кадәр беләм, дип саныйм.Алар барысы да таза, көчле, шук, шаян телле, ягымлы,көрәш белән шөгыльләнә торган кешеләр булганнар.(Бәлки шуңа күрәдер дә, көрәшне ярата торган егетләргә ихтирамым бик зур минем). Гыймран атлы дүртенче буын бабам атны үзе генә сөйрәп,сазлыктан чыгарган, дигән фикер дә ишеткәнем булды. Хөҗҗәт бабамны үзем дә бик яхшы хәтерлим.Мин белгәндә, ул бик көчле,Туфан Миңнуллинның Әлмәндәр бабае кебек шаян карт иде.Җор телле,һәрчак ачык чырайлы,кунакчыл бабам турында халык телендә кызыклы истәлекләр күп йөри . Ул үзе: “Мин өч сугышны күрдем һәм катнаштым,- дип сөйли иде. Гражданнар сугышы, Фин сугышы, Бөек Ватан сугышы.Һәрберсе турында аерым истәлекләре дә бар иде аның…. Минем кечкенә чак. Биш яшьләр чамасы. Шигырь, я җыр өйрәнәм дә, бабай янына йөгерәм.Һөнәремне күрсәткәч, бабай миңа 20,я 50 тиен акча бирә ( ул вакытта бала өчен бу зур гына сумма иде). Догалар өйрәнеп сөйли башлагач, “такса” тагын да артты. Бабам шулай итеп,минем күңелгә дини белемне дә ,дөньяви белемне дә салырга тырышкан.

Сугышта бабай пулеметчы була. Танкка каршы ата торган мылтык ярдәмендә фашистларның бик күп техникасын юкка чыгара. Сталинград янында барган авыр сугышларда – фашист танклары белән “дуэль” вакытында бер аягын өздерә.
Сугыш еллары истәлекләрен сөйләгәнен әле дә хәтерлим.”… Сугыш кыры… Миннән ерак түгел генә мина төште. Башта аны-моны аңламадым. Мин “шок “хәлендә. Бераздан карасам – аяктан кан сиптерә. Сөяге җимерелгән, ите өзелеп бетмәгән… Үрмәләп булмый… Аяк сөйрәлә… Нишләргә… Андый вакытта авыртуны да тоймыйсың бит… Тизрәк дошман камалышыннан чыгарга кирәк… Өзелеп бетмәгән өлешен, боргычлап өздем дә, майка белән кысып бәйләп куйдым. Алга таба үрмәли башладым. Күпме барганмындыр, хәтерләмим. Аңсыз хәлдә, дуслар табып алып, госпитальгә озатканнар. Берничә көннән аңыма килдем. Шуннан госпиталь, аннан туган якка кайту.Билгеле,үзем генә түгел,озатып куйдылар”,- дип сөйләгән иде ул.

Сугышка кадәр бабам үзен “Доброволец” колхозының уңган игенчесе итеп таныта. Республика күләмендә үткәрелгән “Кызыл сукачылар ярышы”нда җиңеп чыкканы өчен аны Мәскәүгә җибәрәләр. 1935 нче елда ул колхозчы ударникларның. ll Бөтенсоюз съездында, 1936 нчы елда Югары уңыш осталарының Бөтен Татарстан съездында катнаша. Хезмәт батыры булу белән беррәттән, үзен Сабантуйлар батыры итеп тә таныта.Районда, республика күләмендә үткән Сабантуйларда күп мәртәбәләр батыр кала. Бер аяксыз калып,1944 нче елда сугыштан әйләнеп кайткач та, бу гадәтен ташламый . Бер аягы протез килеш көрәшүен дәвам итә. Авыл әбиләренең сөйләве буенча, алар ел да соңгы көрәштә фронтовик дусты Сәет белән бил алыша торган булганнар. Берсенең – уң, икенчесенең – сул аягы юк. Шунысы кызык: кайсы батыр калса да, үпкәләш юк. Сугыш елларында батырларга бүләк итеп, хром итек бирелә. Алар, кайсы батыр калса да, әлеге итекне берсе уң, икенчесе сул аягына киеп, кочаклашып ,мәйданнан чыгып китә торган булалар. Бабай олыгайганчы, Сабантуе мәйданында көрәшүен дәвам итте. Көндәшен биленнән кызыл башлы сөлге белән кысып ,баш аркылы очырта иде ул. (Менә кайда ул чиста көрәш.) Ат дилбегәсен муенга эләктереп, көч сынашуда, турникта тартылуда да аңа тиңнәр булмый. Паралич сугып, урынга егылгач та, бабай әҗәл белән җиде ел буе көрәште.Әбием үлгәч тә, аның үлгәнлеген аңламады да, аңларга да теләмәде. Күзләре дә начар күрә башлады.” Карчыгым”,- дип дәшкәч, ” Әү ,картым” дип , я сеңелем Эльмира, я туган апам килеп, аның йомышын үтиләр иде.

Арташ авылына беренче машина минем бабама кайтты.Беренче группа инвалидка бирелгән ” Запарожец” машинасы иде ул…Бабам янына төшкән саен, мин аның орден-медальләрен карарга ярата идем.Ике “Дан” ордены, “Батырлык өчен” медале бар иде аның.Болары-сугышта күрсәткән батырлыклары өчен…Бөек Җиңүнең юбилей еллары өчен бирелгән медальләр… Алар әле төп йортыбызда әле дә саклана. Мамадыш районы Арташ авылында бабамны әле дә хәтерлиләр әле. Әйбәт, шук, ягымлы, ярдәмчел кеше итеп.

50 елдан артыграк гомерен сыңар аякта узган батыр,киң күңелле,җыр-биюгә,гармунга оста бабам…. Инвалид булуы аңа атта йөрергә дә, бригадир булып эшләргә дә, өздереп гармунда уйнарга да комачауламады. Әйткәнемчә, ул бик җор кеше иде. Аның кайчан уйнап, кайчан чынлап әйтүен дә аерып бетерә алмый идем Орденнар, медальләр.. Тыныч тормыш герое… 5 баланы тәрбияләп үстерү… Җиңү таңы саен, бабай сөйләгәннәр искә төшә. Мәңгелек дан, туган ягым батырлары….Мәңгелек дан Сезгә!

Вәгыйзова Рузилә Әхмәт кызы
Мамадыш районы,Арташ авылы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*