Быел, 16 июньдә, Түбән Новгород өлкәсендәге Чүмбәлидә туып-үскән бөек якташ җырчыбыз, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры солисты Хәйдәр Бигичевның тууына 75 ел тула. Кызганычка, шундый бөек шәхес кыска гомерле булды һәм нибары 49 яшендә бакыйлыкка күчте.
“Туган як” газетасы редакциясе күренекле якташыбызның юбилейлы елы уңаеннан, узган саннарының берсендә үз укучыларыннан Хәйдәр Әббәс улын «Якты хатирәләр» рубрикасы астында искә алыйк, дип үтенгән иде. Беренче булып хәтер-хатирәләре белән бөек татар җырчысының дусты булган Әббәс Назеров уртаклашты. Бүгенгесе җырчының тормыш иптәше Зөһрә ханым Сәхәбиева төзегән һәм 2010 елда бастырылган китаптан алынды.
Укучыларыбыз арасында Хайдәр абыйны белгән, аның белән аралашканнар бар, җырчыга бәйле хатирәләрегезне язып җибәрсәгез, аларны “Туган як” битләрендә бастырыр идек.
Хәйдәр бик игелекле, мәрхәмәтле, киң күңелле, һәрчак ярдәмгә килергә әзер иде диюләре бик дөрес, безнең танышуыбызга да аның нәкъ шундый булуы сәбәп булды.
1963 ел, июнь башы. Без, Зур Рбишча мәктәбенең чыгарылыш класс укучылары, рус теленнән имтихан тапшырып, Чүмбәлигә Сабан туена киттек. Көрәшнең кызган чагы, мин өч көндәшемне җиңеп, бүләк алдым, арыганлыктан, тагы көрәшергәме, юкмы дип басып торам. Шулчак кемдер җиңел генә килеп кагылды, борылып карасам, төз гәүдәле, матур егет баскан. Ул елмайды да, “сөт эчәсең киләме” диде. Минем аны беренче күрүем иде, шуңа да сөт яратканымны каян белә икән дип, нык гаҗәпләндем. “Без якында гына яшибез, әйдә”, – диде һәм аларга киттек. Ул миннән өч яшькә генә олы булып чыкты. Безне Хәйдәрнең әнисе Рәшидә апа каршы алды һәм сөт эчеп, яхшы кәеф белән кире мәйданга киттек. Миңа канатлар үскән кебек булды һәм тагы алты кешене, шул исәптән үткән елгы Сабан туе батырын да җиңдем. Менә шулай булды безнең танышу һәм күңелемдә Хәйдәр мәңгегә яхшы, ярдәмчел кеше булып калды.
Билгеле җырчы булгач та ана сөте белән бирелгән яхшы сыйфатларын югалтмады, кыска гына гомере эчендә бар кешегә дә ярдәм итәргә тырышты.
Армиягә хәтле Хәйдәр спорт белән шөгыльләнгән, армреслинг, авыр атлетика һәм башка спорт төрләрендә уңышларга ирешкән һәм үзен спортка багышларга теләгән.
Әмма армия хезмәтеннән соң гомер юлы бүтән якка борыла – Түбән Новгородта узган “Алло, мы ищем таланты” конкурсында җиңү яулагач, ул уникаль тавышы белән халыкка шатлык китергәнен аңлый һәм иҗат белән шөгыльләнә башлый. Тамашачы аны нык ярата һәм ул җырлаганда күзләре яшьләнә.
Хәйдәр һәр җырга, аның сүзләренә аерым мөнәсәбәттә булды. Башта ул җырның сүзләрен озак кына түш кесә- сендә йөртә иде, әйтерсең, йөрәгенә якынайту өчен.
Туган ягына ул кайчак концертсыз килә иде. Мин аны Сергачта каршы алам, авылга кайтканда, үз алдына җырлый килә һәм: “Зәки, ничек уйлыйсың, бу җырның сүзләре яхшымы? Бәлки, мин аның беренче башкаручысы булырмын”, – дип миңа эндәшә. Шулай килеп тә чыга. Мин үзем беркайчан да аның җырлавын үтенми, аны тыңларга теләгән дусларым янына алып бара идем. Ул һәр җырга зур җаваплылык белән карый иде, инде халык артисты исемен йөртүгә карамастан, җырларын берничә кеше өчен дә сәхнәдәге кебек башкара иде.
Казанда булганда, мин аның белән репетицияләргә дә йөргәнем булды, ул чакта “Отелло”ны әзерли иделәр. Хайдәр бик тырышып, илһамланып әзерләнде, шулай булганда гына тамашачыга шатлык китереп була.
Хәйдәр һәрвакыт яшь башкаручыларга киңәшләрен бирә иде, коллегалары турында да гел яхшы фикердә булды.
Кайберләре Хәйдәр бик горур иде дигән фикердә, бу дөрес түгел, ул бик тыйнак иде. Әлбәттә, горурлык бар иде, әмма тәкәбберлек, масаючанлык түгел.
Мин шундый дустым булганы белән горурланам, Татарстанда опера сәнгатен үстерүдә аның роле, һичшиксез, зур булды. Ул тагы да күп эшләгән булыр иде, кызганычка, бик иртә китте…
Зәки ВАЛЕМЕЕВ (фотода).
Зур Рбишча.