Олы Акъяр авылы минем өчен якын төбәккә әверелде, кырык биш ел монда яшим. Авыл халкы дус, һәрчак булышып тордылар.
Акъярда «Авыл көне»н үткәрүне гадәткә керттек, икенче ел без – авыл клубы, авыл китапханәсе, урта мәктәп, территориаль иҗтимагый үзидарә – дус команда белән оештырабыз.
Авылда «Пусткут» дигән каенлык бар, анда бик матур табигать. Биредә салкынча, агачлар кояшның кызу нурларыннан саклый, ял итәргә, дуслар һәм туганнар белән аралашырга мөмкинлек бирә. Элек-электән бәйрәмнәргә шунда җыелганнар.
Үткән елда авылыбызның 385 еллык юбилее уңаеннан да шунда килдек. Халыктан акчалар җыйдык, бүләк йоласын үткәрдек, меценатлар акча бирделәр, гөр килдек. Икенче елга да очрашырга сөйләштек. Планга керттек. «Премьера» мәдәният һәм ял үзәге акча бирергә булды. Быел да халык, спонсорлар булыштылар.
«Минем яраткан ягым» күңел ачу бәйрәме туган якка, җәмәгать эшләренә вакыт тапкан авыл кешеләренә багышланды. Гаилә елы булганга, авылда борынгы гореф-гадәтләрне, мәдәниятне хөрмәт иткән гаиләләр тәбрикләнде. Бүген шәҗәрә темасы зур көч, популярлык ала. Быелгы бәйрәмдә Кәримовларның нәсел шәҗәрәләрен, уртак иҗатын тәкъдим иттеләр, инициаторы Фәнисә Фәйзуллина булды, үз нәселләре турында сөйләде. Мадьяровлар нәселе февральдә үк «Гаилә елы»н ачтылар. Мирасовлар нәселе дә үз эшләре белән авыл халкының хәтерендә калачак. Бердәм, тату гаиләләр үзләренең үрнәк якларын күрсәттеләр, күп җиңүләр алып килделәр.
Быел 90 яшьлеген каршы алган Валентина Хәмидуллинаны, 80нәрен тутырган Анатолий Клепко, Сания Фастуллина, Фәргать Хәмидуллинга сәхнәдән котлаулар яңгырады, бүләкләр тапшырылды.
Тугрылык, мәхәббәт һәм какшамас никах үрнәге булган юбилей парларын да билгеләп үттек: парлы юбилейларын каршы алган Колчиан һәм Соатбай Рәҗәпбаевлар, Алсу һәм Ришат Мирьяминовлар, Бибичиан һәм Рәхмәтулла Ниязовлар, Әлфия һәм Әхәт Вәлиевлар бүләкләр, Рәхмәт хатлары алдылар.
Авылның бизәге – хезмәт сөючән һәм тыйнак, данга күнекмәгән кешеләр. Сәхнәгә махсус хәрби операция зонасындагы егетләребезгә фидакарь ярдәм итүче пенсионерларыбызны да чакырдык. Алар маскировкалау челтәре үрәләр, оекбашлар бәйлиләр.
Безнең меценатларыбыз бәйрәмне үткәрүгә кулларыннан килгәнчә ярдәм итәләр, болар: Равил Сәфәров, Гомәр Шаматов, Альберт Хәмидуллин. Икенче ел Равил Рәхмәтулла улы безгә финанс яктан да, киңәшләр белән дә булыша.
Авылның горурлыгы булган мәктәп укучылары да рәхмәт сүзләре ишеттеләр.
Бәйрәм программасын Руслана Мадьярова, Ирина Ихсанова һәм Розалия Кәримова алып бардылар. Безнең «Премьера» мәдәният һәм ял үзәге клуб формированиеләре бәйрәмнең бизәге булдылар. «Авыл көне»нә бик матур программа тәкъдим ителде, иҗат коллективлары, үзешчән артистларны куанып каршы алдылар. Спорт һәм милли уеннар параллель рәвештә барды, шахмат турниры, курчаклар ясау буенча мастер-класс күпләрне үзенә тартты. 2024 елгы Олы Акъяр авылы батыры Руслан Шукуровны һәм ярышларда катнашучыларның барысын да котлыйбыз.
Сыйсыз нинди бәйрәм соң? Рәхимовлар җитәкчелегендәге «пешекчеләр» командасы әзерләгән пылау да бар иде.
Быел уеннар өчен жетоннар кертелде, катнашучылар «Призлар бирү» пунктында аларны бүләкләргә алмаштырдылар. Сәүдә мәйданчыклары эшләде, балалар өчен күңел ачу урыннары да җитәрлек булды.
Бәйрәм үтте, хис-кичерешләр диңгезе калдырды, бу безнең, авыл халкы өчен якты вакыйга булды.
Ачилә СӘГЫЙДУЛЛИНА,
Акъяр авылы ветераннар советы рәисе, территориаль иҗтимагый үзидарә советы әгъзасы