Ульяновск шәһәр Думасы депутаты Майис Дадашов Бөек Ватан сугышы ветераны Мингали Нургали улы Жаруллинга Ульяновск шәһәренең Почетлы гражданины дипломын һәм билгесен тапшырды.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Владимир Путин тарихи карар чыгарды һәм дәүләт башлыгының шушы карары нигезендә, Ульяновскида яшәүче 23 ветеранга шәһәрнең Почетлы гражданины дигән мактаулы һәм дәрәҗәле исем бирелде. Әлеге исемгә лаек булучылар арасында милләттәшебез Мингали Нургали улы Жаруллин да бар.
“Хәзер Мингали Нургали улының исеме Ульяновск шәһәре тарихына алтын хәрефләр белән язылды. Аның батырлыгы, ныклыгы һәм фидакарь хезмәте – яшь буын өчен үрнәк, җуелмас хәтер һәм рухи мирас. Ул – Туган илебезне явыз дошманнан саклап калган, фашизмны тар-мар иткән һәм сугыштан соң илебезне яңадан аякка бастырган буын вәкиле”,- ди Майис Дадашов.
Чыганак: emet73.ru