tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Минһаҗ Гыйләҗев истәлегенә багышланган гир спорты буенча Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләренә ярышлар узды
Минһаҗ Гыйләҗев истәлегенә багышланган гир спорты буенча Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләренә ярышлар узды

Минһаҗ Гыйләҗев истәлегенә багышланган гир спорты буенча Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләренә ярышлар узды

26 май көнне Казан шәһәре Идел буе районының “6 нчы Гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә  совет-фин һәм Бөек Ватан сугышчысы Минһаҗ Гыйләҗев истәлегенә багышланган гир спорты буенча Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләренә ярышлар узды. Чара татарларның милли спорт төрләрен популярлаштыру һәм Бөтендөнья татар конгрессының 2024 елга эш планы нигезе кысаларында үткәрелде.

Ярышларда 80 нән артык спортчы катнашты. Киров өлкәсеннән, Ульяновск өлкәсеннән, Марий Эл Республикасыннан, Башкортостан Республикасыннан, Татарстан Республикасы районнарыннан татар яшьләре үз җыелма командаларында катнашты.

Әлеге чараны үткәрү инициаторы-совет-фин һәм Бөек Ватан сугышында катнашучы Минһаҗ Гыйләҗевнең оныгы Илнур Илдар улы Гыйләҗев иде. Бөтендөнья татар конгрессы әлеге чараны әзерләүдә һәм үткәрүдә зур ярдәм күрсәтте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*