Саба районында, исемнәре тарихта гына калган, төрле сәбәпләр аркасында яшәүдән туктаган авылларны барлап, Авыл көннәре уздыру күркәм гадәткә әйләнде. Шундыйларның берсе – 1970 елда яшәүдән туктаган Игенче авылы. Ул бүген Теләче районы биләмәсенә кергәнлектән, очрашу ике район өчен дә уртак бәйрәмгә әверелде.
Ни кызганыч, Игенче авылының үткәне турында мәгълүмат бик аз. Өлкәннәр сөйләве буенча, ул колхозлашу елларында барлыкка килгән, монда нигездә Кукмара районыннан күченеп килгәннәр. Анда барлыгы 17-18 хуҗалык яшәгән. Бер генә урамлы әлеге авылда колхоз оештырылып, авыл хуҗалыгы белән көн иткәннәр. Башлангыч мәктәп, амбарлар, колхоз кәнсәләре, сарык фермалары булган. Авылларны эреләндерү сәясәте башлангач, гаиләләр Әбде авылына, Кукмара районына күченә. “Без 1970 елның ноябрендә авылда соңгы гаилә булып, әни белән Әбдегә күчендек. Мин V – VII сыйныфларны – Олы Арташта, аннан Икшермәдә укыдым. Гомер буе Әбде авыл советында сәркатип булып эшләдем. Авыл көне оештырылачагын ишетеп, бик дулкынландым, яшьлегемә кайткандай булдым”, – дип кичерешләре белән уртаклашты Фәгыйлә апа Гыйльметдинова.
Үлгәннәрнең каберен бел
– Игенчене искә алу нияте миндә күптәннән бар иде. Бу эшкә узган көз ныклап тотындык. Ниятебезне район башлыгы Рәис Миңнехановка җиткергәч, ул хуплады. “Миннән нинди ярдәм кирәк?” – дип соравы тагын да көч-куәт өстәде. Башта авыл тумаларын барладым, эзләнүләр алып бардым. Быел май аенда авыл кешеләре бергәләшеп зиратта өмә үткәрделәр, – дип сөйли әлеге чараны оештыручы, район мәдәният бүлеге хезмәткәре Хәниф Тимербаев.
Сүз дә юк, бер казыгы да калмаган авылда колачлы бәйрәм оештыру өчен зур тырышлык кирәк. Гаҗәеп матур итеп ясалган, ерактан балкып торган авыл капкасы, әйтерсең, бөтен авылдашларны үзенә дәшеп кайтарды. Очрашу изге җирдә – зиратта әрвахлар рухына дога кылудан башланды. Әлеге зиратта Рифкать, Рөстәм, Рәис Миңнехановларның бабалары – Миңнехан Рәхмәтулла улы Рәхмәтуллин да җирләнгән. 1890 елда туган Миңнехан Рәхмәтуллин бирегә Мамадыш районының Бай Дусай авылыннан күчеп килә. Җәмәгате Өммелхода белән биш бала – Галимҗан, Мөнәвәрә, Нургали, Әхмәтгали, Җәүдәтне тәрбияләп үстерәләр. Сугышта һәлак булган Галимҗан Миңнеханов портретын тотып, Татарстан Президенты “Үлемсез полк” чарасында да катнашты. Колхозлашу башлангач, Миңнехан Рәхмәтуллинны колхоз җитәкчесе итеп билгелиләр.
Көндез авыл хуҗалыгы эшен башкарып, кичен хезмәтләрнең исәбен алып барган ул. Җәмәгате Өммелхода сарык фермасы мөдире булып эшли. Миңнехан Рәхмәтуллин, ягылмаган конторада утырып, үпкәсенә суык тидерә. Авыру сәбәпле, сугышка алынмый. 1942 елда үпкә авыруыннан вафат була. Легендар урманчы Нургали Миңнеханов, Игенчедә туып үсеп, Иске Икшермәдә урта мәктәпне тәмамлый. 1963 елда Өммелхода ханым кызы Мөнәвәрә белән Кукмара районының “Нырты” совхозына күченәләр.
Җир-анабыз тантана итте
Авыл көненә җыйналган халыкның һәрберсе иң элек үз нигезенә таралды, авыл урамы гүя яңадан торгызылган кебек булды. Теләче, Саба районнарыннан берәр җигүле ат һәр нигездән бирнә җыйды, бүләкләр ат арбасына сыймады. Уен-көлке, җыр-бию яңгырады, бирнә җыючыларны хуҗалар кайнар чәй, мич коймаклары белән каршы алды. Өлкәннәрнең күзендә туган авылларын җирсү, сагыну хисләре чагылса, яшьләргә нәсел-нәсәпне, үткәнне белү өчен зур тәрбия чыганагы булды бу. Нәсел чылбырлары өзелеп, нигезләренә кайтучылар булмаганнарның йорт урыннарында “Ак калфак” берләшмәсенә йөрүчеләр хуҗаларының яраткан һөнәрләрен күрсәттеләр. Эшмәкәр Рифкать Шәфыйков үзенең музей-йортын тәкъдим итеп, борынгы авыл тормышын гәүдәләндерде.
Бәйрәмгә ерак араларны якынайтып кайтучылар күп иде. Рәүф абый Гәрәев, әбисе нигезен зурлап, Владивостоктан ук кайткан. “Хәерниса әбиебездә, шушы нигездә үстек. Кунакка еш кайта идек. 1971 елдан бирле Владивостокта яшим. Еллар узган саен, хатирәләр яңара, бик сөенеп, ашкынып кайттым”, – ди ул. Сигез дистәне ваклаганнар да, яшьлекләрен искә алып, онытылып биеде, Казаннан кайткан 82 яшьлек Фәния апа, җырлап, биеп, думбрада уйнап, авылдашларын сөендерде. Бу әйтеп бетерә алмаслык җылы, ихлас бер бәйрәм иде. Җир-анабыз туган туфракны зурлап кайткан халык белән бергә тантана итте кебек.
– Мин Игенче авылы турында әти сөйләгәннәрдән генә беләм. Зиратта бабайның каберендә булганыбызны, авыл урынын күрсәткәнен хәтерлим. Тарихта гына калган авылны искә алып, бәйрәм оештыру халкыбызның тормыш дәрәҗәсен, үткәнебезгә кайтуын, зиратларга игътибар артуын күрсәтә. Болар кешелек өчен бик мөһим. Очрашу мизгелләре авыл белән бәйле хатирәләрне яңарта, – диде район башлыгы Рәис Миңнеханов.
Аңа Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов та кушылды. “Бүген, хатирәләрне яңартып, районыбызда исеме тарихта гына калган авылларны да күңелгә салып куйдык. Ике район өчен дә бик игелекле чара булды бу“, – диде ул, ут күршеләренә, оештыручыларга рәхмәтләрен җиткереп.
Соңгы елларда авылларның күпләп бетүе илкүләм проблемага әйләнде. 1990 – 2013 елларда гына да Россиядә 23 мең торак пункт юкка чыккан. XX – XXI гасыр башында илебездә 150 меңнән артык авыл юк булган. Татарстанда гына да андыйларның саны 1200дән артып китә. Юкка чыгуның беренче этабында кечкенә авыллар яшәүдән туктаган булса, соңрак күп гасырлык тарихы булган зурлары да бушап кала.
Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты югалган авылларны барлау белән 2013 елдан шөгыльләнә. Академик Рафаэль Шәйдуллин җитәкчелегендә 2016 елда 1920 еллар ахырыннан 2010 елга кадәр картадан сызылган авыллар тарихын үз эченә алган китап басылып чыкты. Шушы басмада китерелгән мәгълүматларга караганда, колхозлашу елларында бик күп татар авыллары барлыкка килә. 1949 – 1953 елларда аларны яңадан берләштерә башлыйлар. Аннан авылларда да шәһәр шартларын булдыру турында хыялланган Хрущев чоры җитә. Шул вакытта “перспективасыз авыллар”га көн бетә. Шәһәрләргә якын урнашу сәбәпле юкка чыккан авыл һәм бистәләр дә күп. Идел һәм Кама елгаларында суны күтәргәндә, бихисап авыл су астында кала. Авылларның юкка чыгу сәбәпләренең берничәсе генә бу.
- Югалган авыллар саны (районнар буенча):
Әгерҗе – 84, Азнакай – 49, Аксубай – 19, Актаныш – 52, Алексеевск – 41, Әлки – 19, Әлмәт – 14, Апас – 12, Арча – 25, Әтнә – 8, Баулы – 40, Балтач – 10, Бөгелмә – 75, Буа – 24, Югары Ослан – 56, Биектау – 45, Чүпрәле – 6, Алабуга – 4, Зәй – 40, Яшел Үзән – 10, Кайбыч – 16, Кама Тамагы – 12, Кукмара – 4, Лаеш – 40, Лениногорск – 8, Мамадыш – 12, Минзәлә – 32, Менделеевск – 15, Мөслим – 17, Яңа Чишмә – 24, Нурлат – 54, Питрәч – 37, Балык Бистәсе – 17, Түбән Кама – 34, Саба – 11, Сарман – 21, Спас – 46, Тәтеш – 18, Тукай – 22, Теләче – 15, Чирмешән – 18, Чистай – 23, Ютазы – 18. Казан шәһәрендә 25 торак пункты юкка чыкканнар исемлегенә керә.