Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2026 елда «Казан – Ислам дөньясының мәдәни башкаласы» программасын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашучыларны видеоэлемтә аша сәламләде.
«Бүгенге көндә Россия Ислам илләре белән мөнәсәбәтләрне актив үстерә. Татарстан, күпмилләтле Россиянең бер өлеше буларак, әлеге элемтәләрне ныгытуга үз өлешен кертә алуы белән горурлана», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
«Киләсе елга планлаштырылган чаралар Казан – Ислам дөньясының мәдәни башкаласы» лаеклы дәрәҗәдә уздырылачак, республика кунаклары Татарстанның бай мәдәнияте һәм кунакчыллыгы белән ләззәтләнә алачак, дип ышанам», – дип белдерде ул.
«Бездә, Татарстанда, әйтүләренчә, хәерле сәгатьтә! Форумда катнашучыларга уңышлы эш телим», – дип йомгаклады сүзен ТР Рәисе.
«Казан – Ислам дөньясының мәдәни башкаласы» программасының оештыру комитеты утырышын Россия мәдәният министры Ольга Любимова үткәрде.