tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» оештыру комитеты утырышында катнашты
Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» оештыру комитеты утырышында катнашты

Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» оештыру комитеты утырышында катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2026 елда узачак «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара форумына әзерлек буенча оештыру комитеты утырышында катнашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара Мәскәүдә РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин рәислегендә узды. Видеоконференцэлемтә режимында аңа федераль ведомстволар, министрлыклар һәм төбәкләр вәкилләре кушылды.

Форумның оештыру комитеты рәисе урынбасары Рөстәм Миңнеханов 2025 елда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисади форумын уздыру нәтиҗәләре, шулай ук республиканың 2026 елда форумны уздыруга әзерлеге турында хәбәр итте.

Ул РФ Президенты Владимир Путинга, ил хөкүмәтенә, «Росконгресс» фондына, федераль башкарма хакимият органнарына һәм оештыру комитеты әгъзаларына 2025 елда форумны уңышлы оештыру өчен рәхмәт белдерде.

«Безнең ил белән Ислам дөньясының очрашу, аралашу һәм хезмәттәшлек итү урыны булып торган Казан мәйданчыгына үзебезнең илдәге һәм чит илләрдәге коллегаларыбызның кызыксынуы артуын күзәтәбез», – диде Рөстәм Миңнеханов.

«Агымдагы елда форумда дөньяның 96 иленнән вәкилләр, Россиянең 82 субъекты, халыкара институтлар – шул исәптән Ислам хезмәттәшлеге оешмасы, Гарәп дәүләтләре лигасы, Бөтендөнья Ислам лигасы катнашты», – дип өстәде ул.

2025 елда форумда меңгә якын спикер катнашында 200дән артык чара һәм 148 сессия узды. 130дан артык килешү, шул исәптән 75 халыкара килешү имзаланды. Форумны 20 илдәге 500дән артык массакүләм мәгълүмат чарасы яктыртты. Сигезенче тапкыр «Russia Halal Expo» күргәзмәсе узды.

Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең мәдәният министрларының «Мәдәниятләр диалогы – күпполярлы дөньяда тәңгәллек һәм төрлелекне саклау нигезе» пленар утырышы әһәмиятле чараларның берсе булды. 17 дәүләтнең вәкилләре глобальләшү шартларында мәдәни тәңгәллек һәм үзара хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышты.

Миңнеханов искәрткәнчә, 2026 елда форум Казанның аерым статуска – Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусына ия булу шартларында узачак. Бу форумның һәм «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышының көн тәртибендә чагылыш табачак, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Оештыру комитеты утырышында шулай ук форумны уздыру даталары, эшлекле программаны әзерләү һәм оештыру мәсьәләләре каралды. 2026 елгы форумны гадәттәгечә югары дәрәҗәдә уздыру планлаштырыла, дип билгеләп үтелде.

https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*