– Ана телен саклау мәсьәләләре Конституциягә кертеләчәк үзгәрешләрдә дә чагылыш тапкан һәм бу киләчәктә Президент дәрәҗәсендә каралсын өчен эшләнелә. Бу сорауны югары дәрәҗәдә куярга кирәк. Без бу юнәлештә пионерлар булырга тиеш! Ана телләрен сакларга кирәк, – ди Минтимер Шәрип улы.
– 1990 еллардагы революцион вакыйгаларның шаһиты буларак, мин үз сүземне әйтми булдыра алмадым, – дип башлады чыгышын Минтимер Шәрип улы. – Татарстан барлык өлкәләрдә дә — сәясәттән алып, иҗтимагый, социаль өлкәләрдә, илебез үсешендә зур роль уйный. Конституциягә үзгәрешләр кертелсә дә, ул эшләячәк. Моңа ихтыяҗ булуны без тоеп торабыз, әмма Конституциягә һәрвакыт тиеп булмый. Россия – күп милләтле ил һәм уртак фикергә килү бик авыр. Шулай булуга да карамастан, без моңа омтылырга тиеш, – дигән фикердә ТР Дәүләт Киңәшчесе.
Минтимер Шәймиев бу процессларның җиңел булмавын, әмма без җиңеп чыгарлык әйберләр икәнен дә билгеләп үтте һәм Конституциягә үзгәрешләр илебезнең күп милләтле, күп конфессияле булуын исәпкә алып кертелергә тиешлеген искәртте.
– Күпчелек очракта язмышларны хәл итәрдәй мәсьәләләрне караганда, без илебезнең шактый үзгәргәнен танырга тиеш. Владимир Владимирович Путин соңгы елларда Россия Федерациясендә барган үзгәрешләрне туплаучы булды һәм моның белән исәпләшми булмый. Ул без алга таба да үсеш кичерсен өчен кулыннан килгәннең барысын да эшли. Аның белән дөнья исәпләшә, – дип белдерде республиканың беренче Президенты.
Ул чыгышында шулай ук ана телен саклау мәсьәләсен дә күтәреп чыкты.
– Ана телен саклау мәсьәләләре Конституциягә кертеләчәк үзгәрешләрдә дә чагылыш тапкан һәм бу киләчәктә Президент дәрәҗәсендә каралсын өчен эшләнелә. Бу сорауны югары дәрәҗәдә куярга кирәк. Без бу юнәлештә пионерлар булырга тиеш! Ана телләрен сакларга кирәк, – ди Минтимер Шәрип улы.
Моның өчен ул РФ Президентка мөрәҗәгать әзерләргә кирәклеген белдерде. Сүз уңаеннан, фикер алышу тәмамланганда, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары исеменнән мөрәҗәгать әзер иде инде.
– Әйдәгез, абруйлы кешеләр составыннан туган телләрне өйрәнү һәм саклап калу проблемалары буенча даими гамәлдә булган комиссия булдырыйк,— дип мөрәҗәгать итте ул парламент вәкилләренә. – “Ятып калганчы, атып кал“ дигән сүз миңа бу очракта ошамый. Без моны матур итеп, асылына китереп, хокукый яктан, башка яктан алып барырга әзер.
Минтимер Шәймиев фикеренчә, без бу өлкәдә башкаларга маяк булырга тиеш.
– Маяк — татар сүзе икән, май як дигән сүздән. Без бу сорауларда маяк булырга тиеш, — диде ул.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та Минтимер Шәймиевнең тәкъдимен хуплады.
– Эшче төркем буламы, комитетмы — моны хуплыйм. Бу эшне Марат Готович (ТР Дәүләт Советы урынбасары Марат Әхмәтов турында сүз бара — Л.Л.) җитәкләвен сорыйм. Бу – “авырткан“ нокта. Безгә бу юл картасын узарга кирәк. Әлеге эшне үткәрербез дип ышанам,— диде Рөстәм Миңнеханов.
Минтимер Шәймиев Марат Әхмәтовның кандидатурасын хуплады. Аның укытучылар гаиләсеннән чыккан җаваплы, һәркайда да яхшы эшләүче кеше булуын билгеләп узды.
Лилия Локманова