ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев республиканың “Дуслык” орденына лаек булды.
ТР Президентының шул хактагы Указына аңлатмада әйтелгәнчә, ТР Дәүләт Киңәшчесе республиканың халыкара дәрәҗәсен ныгытудагы аерым казанышлары, Татарстан тарихи-мәдәни һәм рухи мирасын саклап калу, торгызу һәм популярлаштыруга керткән өлеше, актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен бүләкләнгән.
Искәртеп узабыз: “Дуслык” ордены 2015 елда гамәлгә кертелде.