Татар профессиональ театрының 110 еллыгына багышланган тантаналы кичә төнге 11дә “Сәйдәш маршы” белән тәмамланды. Татар театрына нигез салынган көн Г.Камал исемендәге театр сәхнәсендә республикабызның иң өлкән театры – Камал театрының юбилее буларак билгеләп үтелде. Кичәнең беренче бүлегендә Камал театрында соңгы ун елда куелган иң уңышлы спектакльләрдән өзекләр тәкъдим ителсә, икенче бүлек котлаулардан тора иде.

Камал театрын Россия Федерациясе Мәдәният министры Владимир Мединский, Россиянең Театр әһелләре берлеге рәисе, РФнең халык артисты Александр Калягин, Мәскәүнең Чехов исемендәге сәнгать театры сәнгать җитәкчесе Олег Табаков, Малый театрның сәнгать җитәкчесе Юрий Соломин, Большой драмтеатр сәнгать җитәкчесе Андрей Могучий, ГИТИС ректоры Григорий Зилавский, Санкт-Петербург Европа театрының сәнгать җитәкчесе Лев Додиннар котлау телеграммалары һәм видеомөрәҗәгатьләр аша котлады. Владимир Мединский телеграммасында Камал театрын “Татарстанның мәдәни бренды” дип, Александр Калягин видеомөрәҗәгатендә “Россиянең горурлыгы” дип атады.

Кама арты һәм Казан яны театрлары исеменнән сәхнәгә Камал театрнын Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева чыкты һәм хезмәттәшләрен театрларның уртак бәйрәме белән котлады.

Камал театрлары артистлары һәм җитәкчеләре котлаулар сәхнәгә чыгып утырып кабул иттеләр. Театр залында Татарстаннан читтәге татар театрлар артистлары һәм җитәкчеләре күренмәде.
Камал театрында юбилей кичәсе бүген дә дәвам итәчәк.
Рузилә Мөхәммәтова, Татар-инфор