
Форум уздыру мәйданы итеп юкка гына Татарстан сайланмаган. Республикабызда бүгенге көндә 963 массакүләм мәгълүмат чарасы эшли, рус һәм татар телләрендә генә түгел, удмурт, чуваш телләрендә дә басмалар чыга, керәшеннәрнең үз газеталары бар, милли темаларны яктырткан тапшырулар да дөнья күрә. Һәр Татарстанның, һичшиксез, бу тармакта лидерларның берсе буларак, әйтер сүзләре бар.

- Татарстан территориясендә Форум беренче тапкыр гына узмый. Төбәк һәм милли ММЧлары дәүләт һәм муниципаль хакимиятне барлык дәрәҗәләрен колачлап, Россиядә милли сәясәтнең үзәгендә булырга тиеш. Шуңа күрә хезмәттәшлексез заманча шартларда журналистлар корпусының бурычларын тормышка ашыру мөмкин түгел. Заманча мәгълүмати киңлекнең масштабларын һәм мөмкинлекләрен исәпкә алып, сүзеңне ишеттерә белү, югалып калмау җиңел бурыч түгел. Моны талантлы, кыю, үз эшенә тугры массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре генә гамәлгә ашыра ала. Безнең үз кырыбыз бар, без аны эшкәртә беләбез һәм яхшы гына уңыш алабыз, һәм бу безнең өстенлегебез. Үз тамырларыбызга якын булу, кешеләрне, аларның традицияләрен белү, аларның хезмәтенә хөрмәт, сезнең иҗади илһам чыганагы булырга тиеш, – дип белдерде Татарстанның беренче Президенты.

“Татарстан почтасы” мәгълүматлары буенча, үзәк, республика, шәһәр һәм район басмаларына 2018 елның икенче ярты еллыгына язылу буенча гомуми тираж 1 млн 200 мең экземпляр. 100 кешегә 302 экземпляр туры килә, Россиядә бу күрсәткеч 93 экземпляр. Димәк, Татарстан бүген дә иң күп укый торган төбәкләр рәтендә кала.