tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Минзәлә гимназиясенең 4-11 нче сыйныф укучылары, ата-аналары, киң җәмәгатьчелек вәкилләре “Татарча диктант -2025” Халыкара акциясендә катнаштылар
Минзәлә гимназиясенең 4-11 нче сыйныф укучылары, ата-аналары, киң җәмәгатьчелек вәкилләре “Татарча диктант -2025” Халыкара акциясендә катнаштылар

Минзәлә гимназиясенең 4-11 нче сыйныф укучылары, ата-аналары, киң җәмәгатьчелек вәкилләре “Татарча диктант -2025” Халыкара акциясендә катнаштылар

Минзәлә гимназиясенең 4-11 нче сыйныф укучылары, ата-аналары, киң җәмәгатьчелек вәкилләре “Татарча диктант -2025” Халыкара акциясендә катнаштылар. Гимназия мәйданынчында 250 артык кеше бөек мәгърифәтче Каюм Насыйри хезмәтеннән алынган текст буенча диктант язды. Әлеге диктант текстының эчтәлегендә кешенең сөйләм куәте һөнәр дип бәяләнә, ир баланы татлы, мәгънәле, урынлы сөйләмгә өнди . Диктант яздырырга Татарстанның халык артисты Миннемуллина Ильсинә Илшат кызы чакырулы, үзебезнең югары категорияле татар тел укытучысы Заһриева Гөлнара Рөстәм кызы укыды. Шәһәребезнең зыялы вәкилләре С. Өметбаев исемендәге татар дәүләт драма театры директоры Хизбуллин Ф. Г, мәгариф бүлеге җитәкчесе Ибраһимов Р. М., район методистлары, “Минзәлә” газетасы баш редакторы Шаһиев И., Минзәлә мәчете имамы Рәмзил хәзрәт акциядә балалар белән бергә парта артына утырып татарча диктант яздылар. Быел үзебездә гаилә белән килгән гаиләләргә бүләк тә әзерләгән идек. Шаһиевлар, Галиевлар, Шигаповлар гаиләләр белән катнашты. Икенче елга да бу матур күренешне дәвам итәргә исәп.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*