ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Минзәлә педагогия көллияте Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган чараларны башлап җибәрде
Минзәлә педагогия көллияте Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган чараларны башлап җибәрде

Минзәлә педагогия көллияте Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган чараларны башлап җибәрде

Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятендә герой-шагыйрьнең тууына 120 ел һәм аның мемориаль музеена 55 ел тулу уңаеннан “Гомерем минем моңлы бер җыр иде” дип аталган чара булды.

Чарага килгән кунаклар әлеге уку йортында урнашкан Муса Җәлилнең мемориаль музей белән таныштылар. Мемориаль музей мөдире Энҗе Данилова аның тарихы, бүгенге көне, кызыклы экспонатлары белән таныштырды.

Музейга нигез салган Минзәлә районының легендар шәхесе Васил Хадиевның кызы, үзе дә аны озак еллар дәвамында җитәкләгән Алсу Григорьева да үз истәлекләре белән уртаклашты. Район мәдәни тормышының күренекле вәкилләре Раушания Гимаева-Титова герой-шагыйрьгә багышланган шигырен укыды, ә Лениза Якиева мандолинада уйнады.

Актлар залында исә Муса Җәлил биографиясенең Минзәлә белән бәйле өлешенә багышланган концерт номерлары тәкъдим ителде.

Килгән кунакларны шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева сәламләде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов үз чыгышында быел герой-шагыйребезнең 120 еллыгы уңаеннан уздырылган чараларны нәкъ менә Минзәлә ачып җибәрүен билгеләде.

Татарстан Язучылар Берлеге җитәкчесе урынбасары Факил Сафин үзенең Минзәлә педагогия көллияте укытучылары турында истәлекләре белән уртаклашты, Муса Җәлил шәхесенең татар әдәбияты тарихында зур урын алып торуын билгеләп үтте.

Чара барышында Муса Җәлил исемендәге мемориаль музейның элеккеге мөдире Алсу Григорьевага Рәхмәт хаты тапшырылды. Ул үз чиратында педагогия көллиятенең элеккеге укучысы, “Алмаз-Холдинг” җәмгыятенең генераль директоры Фәрит Гомәров исеменнән музейга истәлекле бүләк тапшырды.

Концерт номерлары белән Балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары, VIII “Җәлил укулары” халыкара шигырьләр бәйгесе җиңүчесе Искәндәр Иванов, район мәдәният сараеннан Чулпан Әдиятуллина, Минзәлә педагогия көллиятенең рус теле укытучысы Ландыш Хөснетдинова, гимназиядән Ленар Миңнемуллин җитәкчелегендәге “Сәйяр” театраль төркеме чыгыш ясадылар.

Чара Муса Җәлилнең педагогия көллиятендәге бюстына чәчәкләр салу белән тәмамланды. Аннан соң катнашучылар Муса Җәлил паркындагы герой-шагыйрьнең һәйкәленә чәчәк салуга юнәлделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*