tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Минзәлә педагогия көллиятендә “Лингвистик Сабантуй”!
Минзәлә педагогия көллиятендә “Лингвистик Сабантуй”!

Минзәлә педагогия көллиятендә “Лингвистик Сабантуй”!

Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятендә Татарстан Җөмһүрияте урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында “Лингвистик Сабантуй” республика бәйгесе булып узды.

Катнашучылар татар теле тарихы, татар теленең кызыклы очраклары, фразеология, лексикология, морфология, синтаксисы буенча сорауларга җавап бирделәр, биремнәр үтәделәр. Чын Сабантуй булмаса да, бәйрәм рухы, матур җырлар-шигырьләр, Сабантуй бизәге – чигүле сөлгеләр эленгән озын колга – һәммәсе дә татар халкының милли бәйрәмен хәтерләтеп, күңелләргә шатлык-сөенеч өстәделәр.

Ярыш булгач, җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә була. Командалар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын – ДАҺБУ “Г. Тукай ис. Арча педагогика көллияте”,

ДАҺБУ “М. Җәлил ис. Минзәлә педагогия көллияте (бәйгедән тыш)”;

2 урын – ДАҺБУ “Яр Чаллы педагогика көллияте”;

ДАҺБУ “Түбән Кама күппрофильле көллияте”;

3 урын – ДАҺБУ “Түбән Кама агросәнәгать көллияте”;

ДАҺБУ “Алабуга политехник көллияте”;

“Җиңүгә омтылыш” номинациясендә җиңүче – ДАҺБУ “Чистай күппрофильле көллияте”.

Гөлназ Талипова,
ДАҺБУ «Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте»

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*