tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Минзәлә районы Бакчасарай авылында төзекләндерелгән мәчеттә Корбан ашы узды
Минзәлә районы Бакчасарай авылында төзекләндерелгән мәчеттә Корбан ашы узды

Минзәлә районы Бакчасарай авылында төзекләндерелгән мәчеттә Корбан ашы узды

Бакчасарай авылы мәчетендә имам-хатыйб Нәкиф хәзрәт Хафизов, остабикә Әлфия ханым тырышлыгы, авылдашларның зур ярдәме белән төзекләндерү эшләре алып барылган иде.

Әлеге эшләр тәмамлангач, авыл халкы белән бергәләшеп мәчеттә корбан ашы узды, азан тавышы яңгырап намазлар укылды. Күркәм мәҗлестә шәһәр мәчете әһелләре, күрше-тирә авылларның муллалары да катнашты.

Рәмзил хәзрәт Садыйков, Минзәлә районы имам-мөхтәсибе:

— Бакчасарай мәчетенең әйләнә-тирәсе дә балкып тора. Авыл мөселманнары мәчет янәшәсендәге Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар истәлегенә куелган хәтер тактасын тәртиптә тоталар, әйләнә-тирәсен чистартып, матур чәчәкләр белән бизәп торалар. Нәкиф хәзрәт әлеге хәтер тактасын яңартырга һәм махсус хәрби операциядә катнашып һәлак булган чыгышлары белән Бакчасарай авылы егетләренең дә исемнәрен өстәргә дигән фикер җиткерде. Төзекләндерүдән соң мәчет ачылышында, корбан ашында катнашкан һәр кеше әлеге тәкдимне хуплап кабул итте.

Чыганак: menzela.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*