20нче май көнне, Минзәлә районына Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Илдус улы Шәрипов килде. Аның катнашында Бөтенденья татар конгрессы җирле оешма утырышы булды. Очрашуда төп мәсьәлә буларак, БТКның Минзәлә муниципаль районындагы җирле бүлекчәсенә яңа җитәкче билгеләү мәсьәләсе иде. Утырышта җирле оешма җитәкчесен һәм аның составын билгеләделәр.
Утырышны Минзәлә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Кәримов Марат Ришат улы сәләмләде.
Минзәлә районына Бөтендөнья татар конгрессы җирле үзидарә җитәкчесе итәкче итеп Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе “Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте” директоры Һәлиуллина Гөлназ Сәмигулла кызы Гульназ Халиуллина сайланды. Оешма составына төрле өлкәләрдә эшләүче вәкилләр керде. Утырышта күп кенә яңа тәкъдимнәр, сораулар тыңланылды.
Әлеге җыелышта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар эшкуарлары белән эшләү комитеты җитәкчесе, Бөтендөнья татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясенең башкарма директоры Уразаев Фәрит Язкар улы Минзәлә шәһәре һәм районында татар эшмәкәрлеген оештыру мөмкинлекләрен карау турында чыгыш ясады.
Шулай ук Минзәлә районына багышланган “Татарлар: үз өемдә – үз көем” тапшыруы да яздырылды. Тапшыру Минзәлә районы, андагы матур эшләр, проблемалар, төбәкнең тарихы, халыкның яшәү рәвеше, үзенчәлекләре белән таныштыру максатыннан әзерләнде.