Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан районнары белән эшләү буенча бүлек башлыгы Данис Шакиров, һәм мәгълүмати–аналитик идарә хезмәткәре Гөлүсә Низаметдинова Муса Җәлил исемен йөртүче Минзәлә педагогия көллиятендә “Якташым – милләт күрке” исеме астында уздырылган, студентларның бөтенроссиякүләм семинарында катнаштылар. Семинарга республиканың төрле районнарыннан студентлар, аларның җитәкчеләре килгән иде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Дәүләт советы депутаты Закиров Ринат Зиннур улы Минзәлә педагогия көллиятен үз канаты астына, шефлыкка алырга, бераз булса да төрле яклап ярдәм күрсәтү максаты белән янып йөри. Шул исәптән, без дә студентлар, аларның мөгаллимәләре белән очрашып әңгәмә кордык. Кызлар –егетләр кызыксындырган сорауларын бирделәр, уй –фикерләре белән уртаклаштылар. Мөгаллимәләр исә татар теле дәресләренең атнага бары тик ике сәгатькә калуы татар төркемнәренең кыскаруы өчен борчылуларын белдерделәр. “Нинди генә авырлыкларга юлыксак та, уку йортларында татар теле сәгатьләре кыскарса да, без асылыбызны төрле чаралар аша сакларга омтылыйк, балаларыбыз ата–баба телен, ана телен белсеннәр, югалтмасыннар иде. Бүгенге көндә телебезгә дәүләт тарафыннан игътибар зур, министрыбыз Энгель Навап улы да бу мәсьәлне күз уңында тота”,– диде Данис Шакиров. Көллияттә стендларның, күргәзмәләрнең ике телдә булдырырга кирәклеген дә ассызыклап үтте. Шулай ук, чыгарылыш төркемнәренең диплом эшләре белән дә танышып, иң җылы теләкләрен җиткерде. Көллияттә урнашкан музей тормышының тәрбия эшендә зур роль уйнавын, Монда урнаштырылган экспонатларның тере тарих булуын да исләренә төшерде.
Студентлар белән очрашудан соң барыбыз да җыелып митингка киттек, студентлар төрле телләрдә Муса Җәлил истәлегенә багышлап аның шигырьләрен укыдылар, һәйкәленә чәчәкләр салдылар.Соңыннан актлар залында бик матур җылы әңгәмә студентлар әзерләгән концерт белән дәвам итте. Бөтендөнья татар конгрессы сайты презентациясе күрсәтелде, “Халкым минем” газетасына күзәтү ясалды. “Телебезне саклыйк, без татар дип горурланып яшик”,– дип тәмамлады чыгышын Гөлүсә Низаметдинова. Тантана Татарстанның халык артисты Фердинант Фәтхи җырларына уралып Минзәлә төбәген нурга күмде.
Семинар ахырында студентлар укытучылар тарафыннан  йомгак ясалды һәм иҗтимагый   
Көллият белән саубуллашып чыккач, безнең эш төркемебез Минзәлә шәһәрендә урнашкан Картлар йортына юнәлде. Бу йортның директоры шушы җирлектә Конгресс бүлекчәсен җитәкләүче Илсөя Ильдус кызы. Данис Шакиров белән җитәкче алдагы эш планнарын карап чыктылар, яңа проектларга тукталдылар. Эшлекле әңгәмә шушы йортта яшәүче өлкәннәр белән аралашуга күчте һәм түгәрәк өстәл артында чәйләп алу белән тәмамланды.
Гөлүсә Низаметдинова



 
					
				 
 
			










