Сабада «Мәгариф системасында туган телләрне саклау һәм үстерү: стратегия һәм технологияләр» шигаре астында республика август киңәшмәсе секция утырышы узды. Бу чарада милли белем бирүче мәктәп җитәкчеләре, педагоглар, милли мәгариф өчен җаваплы методистлар, галимнәр катнашты.
Алда торган бурычлар
Киңәшмәдә төп доклад белән Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова чыгыш ясады.
– Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның яратып әйтә торган: «Гадел тел – сүзебезне, газиз җыр – моңнарыбызны саклау – рәсми күрсәтмә дә, дәрес биреме дә түгел. Ул – үз халкыңа мәхәббәт, ата-бабаларыбызга карата зур ихтирам һәм әхлакый бурыч» дигән сүзен искә төшерәсем килә. Әхлакый бурыч дигән сүз ул безнең эшебездә дөрес юнәлештә барганыбызны аңлата, – дип башлады сүзен Минзәлия Заһри кызы. – 2024/2025 уку елында башкарылган кайбер эшләргә тукталып үтәм. Милли мәгариф өлкәсендә илкүләм дәрәҗәдәге вакыйгалар безнең республикада үткәрелде. Россиягә дустанә мөнәсәбәттә булган чит илләрдән килгән 500 дән артык вәкил, шул исәптән 30 дан артык мәгариф министрлары катнашында Казанда «Киләчәкне формалаштырып» шигаре белән форум узды. «Адымнар» күптелле гимназиясендә Россия Думасының милли мәсьәләләр комитеты күчмә утырышы булды. Россия хәрби-тарихи җәмгыяте белән берлектә төбәк тарихы буенча дәүләт дәреслекләрен әзерләү темасына төбәкара конференция оештырылды. «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләрен ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин котлады. РФ халыклары туган телләре федераль институты белән берлектә күптелле Россия темасына халыкара форум үткәрелде. Бүгенге көндә әлеге институт тарафыннан күптелле белем бирү концепциясе эшләнде. Бу эш барышында Татарстанның да роле бик зур, анда безнең галимнәр, укытучылар катнаша. Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, шәех Равил Гайнетдин тәкъдименә бәйле, Россия мәгариф министры тарафыннан илебез мәктәпләрендә гарәп телен икенче чит тел буларак укыту буенча эш башланды. Мин моның өчен барыбыз да сөенәдер дип уйлыйм. Чөнки без республикада гарәп телен өйрәнү буенча туплаган эш тәҗрибәбез белән уртаклаша алабыз. Бу телдән ел саен олимпиадалар, конференцияләр үткәрәбез, укыту әсбапларыбыз әзерләнгән. Бу эш төркеменә без үзебездән тәкъдимнәр керттек. Киләсе елдан гарәп телен федераль белем бирү программасына кертү каралган. Әлеге юнәлештә белгечләр әзерләү күздә тотыла. Бу эштә КФУ белән берлектә үзебезнең белгечләрне яңача әзерли башларбыз, дип уйлыйм. Чөнки 2027 елның уку елы башыннан укыту-методик комплектлар булдыру күздә тотыла. Бер ел дәверендә программалар әзерләнә, 2027 елдан Россия күләмендә укыту әсбаплары куллануда булырга тиеш. Алга таба йомгаклау аттестациясендә гарәп теленнән дә укучылар имтихан тапшырачак, – диде Минзәлия Заһриевна.
Бүгенге көндә тел чисталыгы – рус һәм туган телләр чисталыгы турында күп сүз алып барыла. Бу өлкәдә директорларга Саба урта мәктәбендә узган секция эше барышында берникадәр мәгълүмат бирелде. Агымдагы елда рус әдәби теленең дәүләт теле буларак куллану нормаларын теркәгән норматив сүзлекләр, белешмәләр һәм грамматикалар исемлеге билгеләнгән. Укытучыларга шулар белән кулланырга тәкъдим ителә. Дәүләт телләрен һәм туган телләрне укыту мәсьәләсе федераль үзәк белән килешенгән тәртиптә алып барыла.
Яңа уку елында нинди үзгәрешләр көтелә?
Алдагы уку елында кертеләчәк үзгәрешләрнең берсе чит илдән килгән гражданнарның балаларына кагыла, ягъни аларны мәктәпкә кабул итү рус телендә уңай тест тапшыруга бәйле. Бу – РФ кануннары буенча ил күләмендә үтәлергә тиешле уртак таләп. Шул сәбәпле республикабызның һәр районында барлыгы 77 тест үткәрү пункты ачылган. Анда һәр айның чәршәмбесендә чит ил гражданы саналган булачак мәктәп укучыларын кабул итәләр. Быел яз аенда тест узарга теләк белдергән 50 баланың 43 е аны уңышлы тапшырган. Калганнары 3 айдан соң кабаттан тапшыра алачак.
Икенче үзгәреш – төрле фәннәрдән бердәм дәреслекләр әзерләү эше алып бару белән бәйле. 2023/2024 елларда Россия тарихы, гомуми тарихлар буенча 5–11 нче сыйныфлар һәм һөнәри белем бирү оешмалары өчен Владимир Мединский җитәкчелегендә бердәм дәреслекләр әзерләнгән һәм алар федераль исемлеккә кертелгән. Узган ел бу дәреслекләрне сатып алуга республикабызда 46 млн. сум акча тотылган. Быел кирәк кадәр күләмдә тарих дәреслекләре әзерләп куелган, аның белән балалар 5 нче сыйныфтан укый башлаячак. 2025 елда 9–11 нче сыйныфлар өчен җәмгыять белеменнән, 2028 елга барлык фәннәр буенча да ил күләмендә каралган бердәм дәреслекләр әзерләү тәмамланачак. Киләсе уку елында 5–7 нче сыйныфларда укучылар Россия тарихына өстәмә буларак «Безнең төбәк тарихын» өйрәнә башлаячаклар. Аларга төрле милләт халыкларының мәдәни кыйммәтләре, традицияләре, милләтара һәм динара татулык хакында сөйләячәкләр. Бу хакта әлеге укыту әсбапларын әзерләүдә катнашкан Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары, педагогика фәннәре кандидаты Марат Гыйбатдинов чыгышында да искә алынды. «Җәмгыять белеме» дәресләре бары тик 9, 10 нчы һәм 11 нче сыйныфларда атнага бер сәгать укытылачак. Моңа кадәр аны 6–7 нче сыйныфларда ук өйрәнәләр иде. Бу уку елыннан 5–7 нче сыйныфларда тарих фәне атнага 3 сәгать, 8–9 нчыда – 2, киләсе уку елында 8 нче сыйныфта 3 сәгать укытылачак.
Болардан тыш, «Россия халыкларының рухи-әхлакый нигезләре» фәне дәресләре ел дәвамында ил күләмендә бер генә мәктәптә дә кермәячәк. Бу вакыт эчендә тарих укытучылары яңа исем белән «Россиянең рухи-әхлакый мәдәниятләре» фәнен укытуга әзерләнәчәк, укытучылар өчен белем күтәрү курслары эшләячәк, әлеге фәннең укыту программасы яңартылачак,
Татар теле һәм туган телләр
2024/2025 уку елында туган телдә белем бирү узган елгы август киңәшмәсендә билгеләнгән төп бурычларга нигезләнеп оештырылганлыгы әлеге киңәшмәдә кабат ассызыклап үтелде. Төп игътибар туган телләрне укытуның сыйфатын күтәрү һәм заманча технологияләр куллануга бирелде. Алга таба тагын бер ресурс – ана теле проекты эшләячәк. Агымдагы елның апрель аенда расланган федераль исемлеккә безнең белгечләр тәкъдим иткән 86 татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре кертелгән, укыту шуңа нигезләнеп алып барылачак.
Туган (татар теле) укытучылары ассоциациясе үзенең эшчәнлеген быел тагын да активлаштырды, алар төрле регионнарда семинарлар, вебинарлар, Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә төрле чаралар оештыра.
ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссиясе белән берлектә туган тел укытучыларына, мәктәпләр һәм балалар бакчаларына махсус грантлар бирү программасы дәвам итәчәк. Шул нигездә белем һәм тәрбия бирү оешмалары 50 шәр, укытучы һәм тәрбиячеләргә 100 әр грант каралган.
– Безгә бу грантлар телләребезне үстерү һәм халкыбызга телебезнең асылын җиткерү өчен бирелә. Бик яхшы, сыйфатлы эшләр килә. Казан шәһәре, Азнакай, Арча, Балтач, Биектау, Кукмара, Мамадыш, Түбән Кама районнары бик яхшы дәрәҗәдәге әзерлекле эшләрен безгә тапшыралар, – дип билгеләп узды Минзәлия Заһриевна.
Фән олимпиадалары – зур күрсәткеч
Республикабыз мәктәп фән олимпиадаларында катнашучылар саны буенча ил күләмендә беренче өчлеккә керә. Бу – зур казаныш һәм белем бирү сыйфатын чагылдырган күрсәткеч. Бу яктан очрашуда Казан, Чаллы шәһәрләре, Саба, Мамадыш, Арча, Актаныш, Мөслим, Балтач, Кукмара районнары мәктәпләре мактап телгә алынды. Спас, Чүпрәле, Баулы, Тукай, Тәтеш, Менделеевск, Алексевск районнарында әлеге эшне камилләштерү кирәклеге билгеләп үтелде.
Уңышка ирешкән укучының да, остазының да хезмәте юкка чыкмый. Рәхмәт хатлары белән бергә фән олимпиадасына призёрлар һәм җиңүчеләр әзерләгән 13 мөгаллим 115 мең сумлык грантка лаек булган.
Сәнгать аша туган телгә
ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче башка милләт вәкилләре телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе белән берлектә оештырылган «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр республика театры фестивале быел да киң колач белән үтте. Бәйгедә уңышлы чыгыш ясаучылар һәм җиңүчеләр премияләргә ия булды. Алар арасыннан Балтач районы Нөнәгәр урта мәктәбе укучылары театр төркеме Казандагы Апуш студиясе белән берлектә әзерләгән уртак чараларны районның барлык мәктәпләрендә күрсәттеләр. Быел чараларда Бөек Җиңүнең 80 еллыгы тематикасы өстенлек итсә, киләсе елда Габдулла Тукайның тууына 140 ел тула. Шул уңайдан әлеге фестивальне киләсе елда да зур колач белән үткәрү күздә тотыла. Бу чарада һәр мәктәп, сыйныф җитәкчеләре, мәктәп укучылары театр коллективлары актив катнашыр дигән өмет бар. Туган телебезне, милли традицияләрне яшьләр арасында пропагандалауда Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә үткәрелгән «Илһам» Бөтенросия бәйгесендә 600 дән артык мәктәп укучысы катнашкан. Бу чара быел да күпләрне үзенә җәлеп итәр дигән өмет бар.
Авылларда балалар саны кими
Туган телләрне саклап калуда авыл мәктәпләренең роле зур булуы бәхәссез. Язучылар, шагыйрьләр дә, галимнәр дә, нигездә, саладан чыккан. Балалар саны аз булуга сылтау итеп, авыл мәктәпләрен ябу тәкъдиме белән чыгучылар да бар. Аларны бер япсаң, кабат ачар өчен, 20–30 укучы булу да нигез була алмас… Август киңәшмәсенең секция утырышында бу мәсьәләнең күтәрелүе дә очраклы түгел. Чөнки узган уку елында Яңа Чишмә районында чуваш мәктәбенә «йозак салырга теләүчеләр белән бәйле» низаг чыккан иде. Быел ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына Менделеевск районыннан азкомплектлы бер мәктәпне кыскартуны сорап язган үтенеч килеп кергән.
– Бу мәсьәләдә министрлыкның карашы бер туган телләрне тирәнтен өйрәнә торган кечкенә мәктәпләрне анда ничә бала укуына карамастан саклап калырга кирәк. Республикабызда бүгенге көндә 591 шундый белем бирү йорты бар, аннан да киметергә ярамый. Бездә милли мәгариф тотрыклы, һәр районда бу мәсьәләдә ярты адым булса да алга атлау ягын карагыз, – диде Минзәлия Закирова.
Чыганак: magarif-uku.ru