tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Минзифа Әхмәтшина: шагыйрә, прозаик, төбәкче, композитор, җырчы һәм бик яхшы кеше
Минзифа Әхмәтшина: шагыйрә, прозаик, төбәкче, композитор, җырчы һәм бик яхшы кеше

Минзифа Әхмәтшина: шагыйрә, прозаик, төбәкче, композитор, җырчы һәм бик яхшы кеше

Хәния Фәрхи язмышында ул нинди роль уйнаган? Корылтай барышында язучыларга рәистән башка тагын кем әмер бирә ала? Ничә буын бабасын белгән татар зыялы санала? 10 июньдә Әлмәт драмтеатрында узган Минзифа Әхмәтшинаның юбилей кичәсендә катнашучылар бу сорауларга җавапларны, шулай ук башка бик күп кызыклы фактларны белеп кайтып киттеләр.

Чара шагыйрә, прозаик, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, С. Сөләйманова Р. Төхфәтуллин, К. Тимбикова исемендәге премияләр лауреаты, Әлмәт Язучылар оешмасы хозурында эшләп килүче «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмәсе җитәкчесе, нефть башкаласы Язучылар оешмасында 16 ел хезмәт куйган Минзифа Әхмәтшинаның иҗатын яктырткан пролог белән башланып китте. Театр артистлары юбилярның шигырьләрен укыдылар, хикәясеннән бер өзекне сәхнәдә уйнап күрсәттеләр.

Рәсми өлешне Әлмәт районы башлыгы урынбасары Роза Әфләтунова һәм «Татнефть» хәйрия фондының мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерүгә булышлык итү буенча «Каракүз» программасы җитәкчесе Максим Апраксин ачып җибәрделәр. Алар юбилярга әдәбият һәм сәнгать үсешенә керткән зур өлеше өчен, туган телне саклау, үсеп килүче буынны тәрбияләүдәге тырышлыклары өчен Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Бөтендөнья Татар конгрессы Милли советы әгъзасы, «Туган якны өйрәнчеүләр» җәмгыяте җитәкчесе Альберт Борһанов һәм Бөтенроссия татар гаиләсе иҗтимагый фонды директоры, Татарстанның атказанган табибы Миләүшә Гайфуллина да юбилярга җылы котлау сүзләрен җиткерделәр һәм татар җәмгыятенә күрсәткән олы хезмәте өчен Бөтендөнья татар конгрессының Халыкара Берлеге медале тапшырдылар.

Иң җылы котлау сүзләрен каләмдәшләре җиткергәндер мөгаен. Г. Тукай исемендәге премия лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат Минзифа ханымга Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды һәм ак шәл бүләк итте. Үз исеменнән болай дип өстәде:

«Минзифа ханым — уникаль кеше. Ул бөтен эшне дә булдыра кебек. Ул менә дигән шагыйрь, җырчы, язучы, мөнәҗәтләр әйтүче. Казаннан монда килгәндә мин аның әле яңа гына чыккан «Шәүлегән» китабы белән таныштым. Гаҗәеп кызыклы, мавыктыргыч прозаик. Аның професиональ дәрәҗәдә язылган повестьләре, хикәяләре бер сулышта укыла. Ул әсәрләрдә сират күперен кичкәч тә, исән калган, рухы сынмаган, якты күңелле кешеләр тасвирлана», — диде ул.

ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр юбилярның шәхесен ачып бирә торган бер кызыклы очрак турында сөйләде:

«27 мартта Казанда язучыларның ХХ корылтае узды. Ул озак барды, бөтен кеше арыды. Ниһаять корылтай тәмамланды! Яңа гына икенче мәртәбә рәис итеп сайланган Ркаил Зәйдулла каләмдәшләренә рәхмәт әйтте, саубуллашты, уңышлар теләде. Халык торып чыкмакчы гына иде, Миңзифа ханым сикереп торды да: «Туктагыз! Кузгалмагыз! Берегез дә беркая бармый! «Туган тел»не җырлыйбыз!» — диде. Аңа каршы Ркаил абый: «Миңзифа, ярар инде, җырларбыз әле, яме. Җырланмаган әле безнең җыр!» — диде».

Шулай ук юбилярны Казаннан килгән каләмдәш дусты шагыйрә, галимә Рифә Рахман, Мөслимнән — Татарстанның халык язучы Фоат Садриев, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Лилия Садриева; Азнакайдан — Гөлчәчәк Садретдинова, Фәйрүзә Исмәгыйлева, Халидә Галимовалар тәбрик иттеләр. Марсель Гарипов үз чыгышында Минзифа Әхмәтшинаның төбәкче буларак эшчәнлегенә игътибар итте. Татар халкында җиде буын бабаңны белү фарыз гамәлләрнең берсе булып санала, ә ундүрт буын бабасын белүче — зыялы татарга керә, диде ул.

«Менә безнең Минзифабыз ундүрт буын бабасын белүче сирәк татарларның берсе», — дип өстәде Марсель Гарипов.

Моңардан тыш, сәхнәдән Чистай районыннан килгән кунаклар, Югары нефть мәктәбе вәкилләре, Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге рәисе Ландыш Зарипова, «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Сирина Җиһаншина һәм башкалар чыгыш ясадылар.

Әлбәттә инде юбиляр шагыйрә үзе дә берничә мәртәбә сүз алды. Бигрәк тә бер истәлеге залдагы тамашачыларның йөрәгенә үтеп керде…

1992 ел. Минзифа Әхмәтшина туган авылында зоотехник булып эшли. Җиде чакырым ераклыкта урнашкан Каргалы авылына концерт куярга Хәния Фәрхи төркеме килә.

«Мин ул чакта яңа гына «Бәхетем син минем» җырын язган идем, шуны бик нык Хәниягә күрсәтәсем килгән иде. Кич белән, көтүләр кайтып, сыерларны саугач, җәяүләп киттем Каргалыга. Мин килеп җиткәндә концерт беткән иде инде. Хәниягә килеп эндәштем. Мин әйтәм, бер җыр язган идем, тыңлап карамассыз микән? Риза булды бу, мин җырлап күрсәттем. Ул шундук Илгиз Закировка әйтте: «Илгиз, мин бу җырны алам! Отып кал зинһар!» — диде. Мин инде рәхмәтләр әйтеп китеп бармакчы идем, Хәния әйтә: «Юк, без сине җибәрмибез! Без хәзер урманга барып, машина фарасы яктысында җырлап утырабыз. Син дә барасың безнең белән!» — диде. Киттем инде ияреп. Өйгә иртәнге өчләрдә, сыер савар вакыт җиткәндә генә кайтып кердем», — дип бүлеште Минзифа Әхмәтшина.

Шушы җырны башкарып Хәния Фәрхи «Татар җыры-1993» бәйгесендә беренче урынны ала һәм аның иҗат юлында яңа баскыч башлана. Сүз уңаеннан шунысын да искәртик, 1997 елгы «Татар җыры»нда Минзифа Әхмәтшина сүзләренә язган «Йөгереп кайтыр идем» җырын башкарып Руслан Кираметдинов җиңү яулый.

Юбилей кичәсе Әлмәт драмтеатры артисларының сәхнәләштерелгән күренешләре, юбиляр сүзләренә язылган матур җырлар, «Әлмәтем» үрнәк бию ансамбле чыгышлары белән үрелеп барды. Иң ахырда Минзифа Әхмәтшина үзенең (сүзләре дә, көе дә аныкы) «И, җиркәем!» җырын башкарганда тамашачылар аны овацияләргә күмде.

Резеда Шәмсуллина

Чыганак: sptatar.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*