Бөтендөнья татарлары дәррәү килеп, җиң сызганып шулкадәр мөһим, күркәм булган “ Татарча диктант” акциясендә берләште. Иң беренче булып диктант язуны Сахалин башласа, иң соңгысы булып Канада татарлары бу эшне төгәлләп, кулдан килгән өлешләрен кертергә һәм үз халкының чараларын хупларга ашыкты. Кызганыч, вакыт ягыннан диктант Монреальдә икенче көнне генә язылды, әлбәттә.
Монреальнең ямьле Квебек провинциясе Үзәк китапханәсе – диктант язу урыны итеп уңайлы зур күмәк өстәл булган зал билгеләде.
27 нче октябрь шимбә көнне 12 кеше диктант язу өчен теләк белдерде. Әмма, алар белән җанатарлар, кечкенә балалар да килеп, 25 кеше җыйналган иде.
Бу чараның координаторы Гөлнара Шәйдуллина әйтүенчә, А. Алишның искиткеч матур «Нечкәбил» әкиятеннән алынган өзек, телне әлегә камил белмәгәннәр яисә яңа өйрәнә башлап, дусларын бу бәйрәмдә куәтләр өчен килгәннәргә текст авыррак булыр дип, тагын бер пакет документлар (текст, комментарий, язу кәгазе) хәстәрләнде.Шулай итеп, МИРАС бер үк вакытта татар телендә ике диктант язарга карар кылды. «Мирас»лылар ярдәм кулы сузганы өчен Уфаның татар телен сөючеләр Клубының идеяләр белән илһамландыручы Гөлшат Сафинага бик рәхмәтле. Әйтергә кирәк, Гөлшат ханум 2018 -Бөтендөнья татар яшьләре форумында Татарстан премьер-министры урынбасарының рәхмәт хаты белән бүләкләнгән лаеклы шәхес тә әле. Ул безгә «Беренче Диктант» чарасы өчен кечкенә, ләкин бик күңелгә ятышлы «Әби кеше һәм онык» текстын язарга тәкъдим итте.
Алсу Ульмашева ике диктантта да катнашып, «Беренче Диктант»ның ярдәме зур булып, официаль диктантта үз көченә ышанулырак карауы турында сөйләде. Рус телендә Тоталь диктант язучылар да бу методны кулланган булганы билгеле иде безгә.
Шулай итеп, Монреальда «Мирас» оештырган татар диктанты инклюзив вакыйгага әверелде!
“Нечкәбил” диктантын тулысынча, азагына кадәр язучылар саны унбер кешедән бишкә калды. Ләкин, залда булган һәрберсе Бөек Тукай теленә күңел биреп, тартылып, дулкынлану кичерде. Координатор «Нечкәбил» тексты буенча өстәмә кызыклы чаралар да хәзерләгән иде. Рус теленә тәрҗемә дә кулланды, татар телен башлангыч этапта өйрәнүчеләр өчен бу бик уңай алым иде.
Клоэ Жермен рус телен бөтенләй белми, әмма татар телен өйрәнә. Аның өчен француз телендә өзек хәзерләнгән иде. Ул да сәгатьярым буена татар сүзләрен өйрәнү мөмкинчелегенә куанды.
Чараның прагматик ягы норма булып калуын тели чараның координаторы Гөлнара Шәйдуллина. Чөнки һәр тел, бигрәк тә миноритар телләр, төрле методик инструментлар ярдәмендә өйрәнүчене телгә якынайта, аралашуга уңай тәҗрибә булдыра түгелме?!
Абдулла Алиш тексты беркемне дә битараф калдырмады. Светлана Догадкина, үзенең коллиграфик язмасын бүлдерә-бүлдерә, үз тирәмдә балачактагы хуш исле болын, бөҗәкләр тавышын тоеп, рәхәт кичереп яздым бу диктантны, дип, кат-кат шатланды. Әдилә Усманова да авылга кайткан мизгелләрен куанып искә алды.
Профессиясе буенча журналист Рузиля Гараева текстны укучы иде. Үзен бик җаваплы, якты хисләр белән: “Мин беренче «Татарча диктант» язмадым, мин беренче булып яздырдым!” – дип горурланды.
Элина Мусина скайп буенча ешрак әти-әниләр белән татарча аралаша башларга сүз бирде.
Камилә Фасхутдинова телебезне , хәреф-сүзләрне бирнәле сандык ачу белән чагыштыра. “Пазл” төзегән кебек, кыен гына да түгел, бик мавыктыргыч булган аның өчен. Алсу Ульмашевага тылсымлы, тату атмосфера, һәркемнең белемгә омтылуы бик ошаган.
Залда яшүсмерләрне һәм бик яшь балаларны да күрү бик куандыра. Кечкенә 2 яшьлек Алина тынлыкта татар китаплары арасыннан иске “Әлифба” табып, бик озак иллюстрацияләре белән мавыгып утырды. Димәк, туган телдә диктант язарга яңа буын үсеп килә!
Менә нинди могҗизалы ул безнең ТАТАР ТЕЛЕБЕЗ!
Татарча диктант язу бәйрәмен «Мирас» чәк-чәк, бәлеш белән чәй эчеп тәмамлады.
Озак кына таралышмыйча, алдагы планнар, ешрак очрашу турында вәгъдәләшеп, башкорт диктанты да кирәклеген хупладылар.
Оттавадан Руслан Сөләйман милләттәшләрен башкорт диктантына чакыра. Киләчәктә башкорт дуслары соравы буенча, башкорт диктанты да язарга ниятлибез. Ә инде «Мирас» җитәкчесе Зилә Миргалиева бу уңай эштә ярдәм кулын сузарга әзер.
Диктант язуны алып баручы Рузилә Гәрәева соңгы сүз итеп, мондый чаралар телебезгә, халкыбызга мәхәббәт, бер-беребезгә ихтирам , яңа белемгә омтылу тәрбиясе чиксез икәнен билгеләде. Яшәсен күркәм туган телебез!
МИРАС татар мәдәни үзәге
Монреаль, Канада