tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Миргазиян Юнысны туган авылы Исергәптә җирләргә ниятлиләр
Миргазиян Юнысны туган авылы Исергәптә җирләргә ниятлиләр

Миргазиян Юнысны туган авылы Исергәптә җирләргә ниятлиләр

2 июньдә Мәскәүдә вафат булган Миргазиян Юнысны Баулы районының Исергәп авылына алып кайтып җирләргә ниятлиләр.

Татарстан язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов сүзләренчә, бүген кызы кәгазь мәшәкатьләре артыннан йөри һәм мәчеттә җеназа укыту теләкләре дә бар. “Пәнҗешәмбе көнне Казаннан машина җибәртеп, мәрхүмне алып кайту турында мәсьәлә каралды”, дип белдерде Корбанов “Татар-информ”га.

“Дөнья гизү” трилогиясе, “Тозлы җил”, “Тимер фил”, “Энҗе эзләүчеләр” һәм башка китаплары аша татар укучысына яхшы таныш күренекле язучы һәм диңгезчегә 88 яшь иде.

Миргазиян Юныс 1927 елның 25 маенда Исергәп авылында крестьян гаиләсендә туган. Бөек Ватан сугышы башланганда аның әтисе вафат була. Авыл мәктәбенең алты сыйныфын тәмамлаганнан соң, укуны калдырып, Миргазиян ике ел колхозда эшли. 1944 елның августында армиягә алынып, Пенза өлкәсе Кузнецки шәһәренә хәрби авиация мәктәбенә укырга, аннан соң Япониягә каршы сугышка җибәрелә. Анда ул хәрби очкычта укчы-радист була. Очкычлары сопкага бәрелеп Юныс каты имгәнә. Госпитальдән соң ул штабта эшли.

1950 елда Харьков хәрби авиация училищесын тәмамлагач, авиаэскадрильяда элемтә башлыгы булып хезмәт итә, бер үк вакытта кичке мәктәптә укый һәм аны алтын медальга тәмамлый.

1955 елда Мәскәүдәге Ломоносов исемендәге дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. Бераздан университета укуын туктатып, диңгезчеләр әзерли торган училищега керә һәм аны тәмамлый. Шул ук вакытта Мәскәү университетында читтән торып укый башлый һәм аны 1961 елда тәмамлый. Кара диңгез дәүләт пароходчылыгында навигатор булып эшли.

1957 елда кыска вакытлы уку тәмамлагач, Юнысны чит илгә йөри торган сәүдә корабы капитанының беренче ярдәмчесе итеп билгелиләр. Бу эштә ул 1968 елга кадәр эшли.

1972 елның апрель аенда “Фән һәм дин” журналына бүлек мөдире булып эшкә күчә. 1977 елда Миргазиян Юныс әүвәлге хезмәтенә – Кара диңгез һәм Азов диңгезе пароходчылыгына – күчә, сәүдә корабы капитанының беренче ярдәмчесе булып эшли. Аңа “СССРның шәрәфле диңгезчесе” дигән исем бирелә. 1987 елда пенсиягә чыга.

“Азатлык” радиосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*