Баулы елъязмасында анимацион форматтагы беренче тарихи мультфильм барлыкка килде. Ул күренекле язучы-прозаик, публицист, сынчы Миргазиян Юныска багышланган. Бу эш Россия президентының мәдәни инициативалар фондының «Мирас» агарту проекты грантын оту бәрабәренә алып барыла.
Мультфильмда Миргазыян Юнысның биографиясе кызыклы форматта тәкъдим ителгән. Бу мәктәп укучыларына язучыларның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү өчен, уңайлы һәм аңлаешлы формат.
Миргазиян Юныс (Миргазиян Мөхәммәтзакир улы Юнысов) 1927 елның 25 маенда Татарстанның Баулы районы Исергәп авылында крестьян гаиләсендә туа. Аның бала һәм үсмер чагы сугышка кадәрге һәм сугыш барган авыр елларга туры килә. Ул әдәбиятка зур тормыш тәҗрибәсе туплап килгән каләм осталарының берсе. Сәүдә флоты корабларында навигатор, капитан ярдәмчесе, сәяси тәрбияче сыйфатында ул бөтен дөньяны диярлек әйләнеп чыга, диңгез-океаннарны иңли, күп илләрдә була, төрле милләт халыкларының тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре белән якыннан таныша, диңгезчеләр тормышына һәм хезмәтенә бәйле бихисап кызыклы, гыйбрәтле хәлләргә тап була. Тора-бара бу истәлекләр күңелдә тәмам тулышып, аны кулына каләм алырга мәҗбүр итә.
Туксанынчы еллар башында М.Юныс Мәскәүдә төпләнеп яшәгән җиреннән туган Татарстанына әйләнеп кайта һәм дистә еллап Әлмәт, Казан шәһәрләрендә яшәп иҗат итә. Соңгы 10-15 елда ул бигрәк тә публицистика, әдәби тәнкыйть, эссеистика жанрларында актив эшли.
Ул С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе (1998), 2004 елда публицистик хезмәтләре тупланган «Альбатрос язмышы» (2002) исемле китабы өчен Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек була.
Баулы китапханәсе җитәкчелеге сүзләренчә, якын арада тагын бер мультфильм дөнья күрәчәк. Ул Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин һәм аның хатыны Нурсөя ханым турында булачак. Шулай ук язучы, әдәбият галиме Рафаэль Мостафинга, районның удмурт, чуаш һ.б. язучыларына багышланган анимацион фильмнар да көтелә.
Чыганак: sptatar.com