tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мишә буенда – төн уртасына кадәр
Мишә буенда – төн уртасына кадәр

Мишә буенда – төн уртасына кадәр

Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятенең 8  авылны берләшергән Сабантуе быел аеруча югары дәрәҗәдә үтте. Сабан бәйрәменә әзерләнеп, “Игенче”леләр  кыска  вакыт эчендә бик  күркәм мәйданчык барлыкка  китергән. Намаз уку өчен аерым аерым бүлмәгә кадәр бар иде.

Бәйрәм авыл имамнарының хәер-догасы белән башланып китте. Шекше, Эзмә авыл җирлекләре башлыклары Радик Хәйретдинов, Райнур Әхмәтов мәйдандагы халыкка изге  теләкләрен җиткерделәр. Сабантуйга кадәр язгы  кыр  эшләре  башкарып, мул  уңышка нигез  салучыларга хезмәтләре  өчен “Игенче” җәмгыяте  җитәкчесе  Алмаз  Зарипов зур рәхмәт белдерде.

“Бүгенге  көнгә күрсәткечләребез бик  югары. Алда терлек  азыгы әзерләү, игеннәрне югалтусыз җыйнап  алу  бурычы тора.  Үзенең  көчен  керткән “Игенче” җәмгыяте белән тыгыз элемтәдә булган  спонсорларыбызга  да зур рәхмәт. Алар  бүген мәйданда, сезнең арада”,– дип  сөйләде Алмаз Зөфәр  улы.  Җитәкче хуҗалыкның 180гә  якын хезмәт  алдынгысына акчалата бүләкләр тапшырды. Шулай ук Сабантуйга иганәлек итүчеләр дә  сәхнәгә  чакырылды.

Ярышларда катнашучыларга   бүләкләр,  чыннан да, мулдан  әзерләнгән иде.

Бәйрәмне Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар,  Айгөл Бариева, Вадим Захаров җырлары бизәде

Чыганак: saby-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*