tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мисыр Президенты Габдел Фәттах Сиси Казанга БРИКС саммитында катнашу өчен килде
Мисыр Президенты Габдел Фәттах Сиси Казанга БРИКС саммитында катнашу өчен килде

Мисыр Президенты Габдел Фәттах Сиси Казанга БРИКС саммитында катнашу өчен килде

Казанга БРИКС саммитында катнашу өчен Мисыр Президенты Габдел Фәттах Сиси килде. Халыкара аэропортта аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Мисыр бу ел башыннан БРИКСның тулы хокуклы әгъзасы булды. Географик һәм сәяси урнашуыннан чыгып, аны Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африка төбәгенә БРИКС өчен “тәрәзә” дип атыйлар.

2022 елда Мисыр һәм БРИКСның биш ил-әгъзасы арасында сәүдә күләме якынча 3 31,2 млрд тәшкил иткән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*