tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мисырда “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының бүлекчәсе булдырылды
Мисырда “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының бүлекчәсе булдырылды

Мисырда “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының бүлекчәсе булдырылды

2024 елның июнь аенда Мисырда “Мирас” татар-башкорт оешмасы эшли башлады. Оештыручылары: Марат әфәнде Гатин, Рамиль әфәнде Гарипов, Регина ханым Әхмәдиева. Оешма җитәкчесе – Рамиль әфәнде Гариф. Ул тумышы белән Актаныш җирлегеннән. Хәзерге вакытта Каһирәдә дәүләт сәнгать комплексында эшли.

Оешма эшчәнлегенең төп юнәлеше – татар-башкорт халкының мәдәниятен, телен, тарихын һәм гореф-гадәтләрен үстерү. Аны гамәлгә ашыру өчен оешма төрле иҗади, мәдәни белем бирү проектларын башкарырга омтыла.

Шулай ук оешма каршында татар хатын-кызларының хәрәкәтен активлаштыру уңаеннан, “Ак калфак” оешмасының бүлекчәсе дә булдырылды. Аның җитәкчесе итеп Регина Ришат кызы Әхмәдиева билгеләнде.

9 ноябрь көнне оешма әгъзалары беренче тапкыр «Татарча диктант» акциясендә катнаштылар. Барлыгы 15 кеше (10 оффлайн, 5 онлайн рәвештә) татар телендә диктант язды. Чара Каһирә шәһәрендә РКЦ (Русский Культурный Центр) бинасында үткәрелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*