Мисырның Каһирә шәһәрендә беренче тапкыр «Каз өмәсе» йоласына багышланган очрашу үтте.
Йола турында, каз итенең, маеның файдасы һәм мендәр ясауның үзенчәлекләре турында кыскача лекция укылды. Ханымнар һәм яшүсмер кызлар тырышып май канатларын ясадылар. Әниләр, әбиләр кулларындагы май канатлары күпләренең күңелендә балачак яме булып әле дә саклана. Якты хәтирәләрне яңарттылар. Алар һәр хәрәкәтне: каз мае белән таба, коймаклар майлауларын искә төшерделәр. Балаларга да шушы табигый ысулны күрсәттеләр.
Шулай ук чын Сәмәрканд пылавын пешерү буенча мастер-класс гөрләп үтте. Каклаган каз ите һәм башка күптөрле милли ризыклар белән сыйландылар.
Кечкенә балалар өчен дә иҗади мастер-класслар узды. Әниләренә укыр өчен оешма китапханәсеннән төрле китаплар тапшырылды. Җылы, дустанә, ихлас очрашу булды.Чараны олысы-кечесе бергәләп җыелып үткәрде.
Чит ил шартларында яшәгән яшь буын- балалар өчен милли мохит тудыру максатында оештырылды ул.




