tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мисырда “Татарча диктант” акциясе узды: “Ак калфак” бүлекчәсенең активистлары катнашты
Мисырда “Татарча диктант” акциясе узды: “Ак калфак” бүлекчәсенең активистлары катнашты

Мисырда “Татарча диктант” акциясе узды: “Ак калфак” бүлекчәсенең активистлары катнашты

14 ноябрьдә Мисырның Мадинати шәһәрендә “Ак калфак” бүлекчәсенең төп активистлары дөньякүләм “Татарча диктант” акциясенә кушылды. Бу чара татар телен саклау һәм үстерү максатыннан оештырылды һәм зур әһәмияткә ия булды.

Диктант язуда барлыгы 11 кеше катнашты, шуларның 6сы офлайн, ә 5е онлайн рәвештә катнашты. Акцияның төп максаты — татар теленә хөрмәтне арттыру һәм аның грамоталылыгын тикшерү. Катнашучылар үз белемнәрен сынап, телне өйрәнүдәге активлыкларын күрсәттеләр.

Бу чара “Ак калфак” оешмасының Мисырдагы бүлекчәсе өчен зур вакыйга булды, чөнки ул татар телен саклаудагы эшчәнлекне ныгытуга ярдәм итә, шулай ук яшьләр арасында татар теленә булган кызыксынуны арттыра.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*